Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмзсе оештырылды. Аның максаты яшүсмерләр арасында коррупциягә каршы тору тәрбияләү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең чаралар планын үтәү йөзеннән, Халыкара инвалидлар көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча класстан тыш чаралар үткәрә.
Арча шәһәре сәүдә объектларының берсендә, гр. Р. узган сезон киеменә 20% ташлама белән акция турында реклама күреп ала. Киштәдән яратып өлгергән блузканы сайлап ала һәм кассага юнәлә. Сатучы исә бу модельгә ташлама каралмаган, дип хәбәр итә. Сатучылар кулланучының ризасызлыгына карата битарафлык күрсәтә.
1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Инвалидлар унъеллыгы азагында (1983-1992) БМО Генераль ассамблеясе үзенең резолюциясе белән 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне (International Day of Disabled Persons) дип игълан итте. Аның максаты – җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә инвалидлар хокукларын алга сөрү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын инвалидлар проблемаларына юнәлтү.
2022 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Казан шәһәре территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы уздырылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Зәй районы авылларының берсендә 0,5 л күләмле пыяла тарада спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Эш материалын төзегәндә «сатучы» үз теләге белән тагын өч литр күләмендә төссез спиртлы сыекча булган ун литр сыйдырышлы шешә тапшырды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре балалары арасында «Без коррупциягә каршы» дип аталган балалар рәсемнәреннән мәгълүмати-иллюстрацион күргәзмә оештырылды.
Коллективта коррупция күренешләренә түземсезлек булдыру максатыннан, МИЭБ һәм ЭЭМнең Чистай районы буенча ПК начальнигы Илназ Таһировның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре белән эшлекле очрашуы оештырылды.
Коррупция иҗтимагый процессларга тискәре йогынты ясый, инвестицион климатның начарлануына, ярлылыкның таралуына, халыкның әхлаклылыгын киметүгә, илнең милли иминлегенә һәм нәтиҗәле социаль-икътисади үсешенә яный.
Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты бинасында «2022 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының алкоголь базарының торышы» дигән темага ачык чара уздырылды.