Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатында, мөрәҗәгать итүчеләрне консультаөияләүгә юнәлдерелгән күчмә чара үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов катнашында эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты һәм Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре катнашты.
Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидларның проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә муниципаль районы Яңа Чишмә урта мәктәбенең кече сыйныфлары өчен чара уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе «Ышаныч телефоны» эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузалия Минһаҗиева «Кайбыч муниципаль районы Ульянковск төп гомуми белем бирү мәктәбендә» Кулланучылар хокукларын тәэмин итүнең актуаль темалары буенча семинар-укулар үткәрде. Чарада укучылар гына түгел, мәктәп укытучылары да катнашты. Мондый чараларның максаты - балаларны кулланучының төп күнекмәләренә өйрәтү
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районының Базарлы Матак авылында чәчтараш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-укулар уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына сатып алучы ханым мөрәҗәгать итте. Ул шәһәрнең локаль сәүдә челтәрләренең берсендә урнашкан кайбер кибетләрдә туңдырылган балыкка бәяләр булмау яки аларның әһәмиятсезлеге белән даими рәвештә очрашуы турында сөйләде. Сатучыга мөрәҗәгать иткәндә исә, сатучы бәяләр өчен җавап бирми, аларны складтан җибәрәләр, дигән җавап яңгырады.
Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөньяда инвалидлар көнен — инвалидларны җәмгыять тормышына интеграцияләүгә юнәлдерелгән халыкара чаралар билгеләп үтәләр. Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Балтач муниципаль районында «Наз» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән әңгәмә үткәрде.
Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты карамагындагы гражданнар белән очрашу уздырды.
Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсенең 10 комплексында «Белемле кулланучы» акциясе уздырдылар. Мондый чараларны уздыруның максаты - шәһәр халкының куллану белемнәрен арттыру.