ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре ведомство карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча профилактик чаралар үткәрделәр. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

4 октябрьдә Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда җирле җитештерүчеләрнең, фермерларның һәм шәһәр халкының продукциясе тәкъдим ителде. Шәһәрлеләр яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм сөт продукциясе, бал, шулай ук башка товарларны җитештерүчеләрдән арзан бәядән сатып ала алдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2025 елның 6 октябрендә Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районында «Родник» социаль хезмәт күрсәтү үзәге пенсионерлары белән очрашты. Әңгәмә барышында товарның бәясе кассадагы бәягә туры килмәү проблемасы турында фикер алыштылар. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокуклары бозылуны кисәтү максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар базарында катнашучылар белән даими рәвештә консультация-аңлату эшләре алып баралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Өлкәннәр көне-өлкән буынны хөрмәт итү һәм кайгырту бәйрәме. Бу көнне хезмәт коллективлары үзләренең пенсионерларын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Буа районында урнашкан Яшел Үзән территориаль органы коллективы да читтә калмады – үзләренең пенсионерларын - элеккеге хезмәттәше Рөстәм Хәбибуллинны бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Өлкәннәр декадасы

3
октябрь, 2025 ел
җомга

Хәзерге пенсионерлар-актив, кызыксынучан, яңа белемнәргә әзер, яңа тәҗрибәгә ачык кешеләр. Моны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренең Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ял итүчеләр белән очрашуы раслады.

Тэги: кулланучылар хокукы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече өлкәннәрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм аларга кулай юридик ярдәм күрсәтү максатларында Базарлы Матак авылы базарында Өлкәннәр көненә багышланган чираттагы кизү торды.

Тэги: кулланучылар хокукы

Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә олы яшьтәге кешеләргә игътибар арта бара. Алар өчен бәйрәм чаралары, түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре бу көннәрдә өлкән буын вәкилләре белән ешрак очраша.

Тэги: Өлкәннәр декадасы

Алексеевск районы мәдәният йортында өлкән буын кешеләре өчен «тормыш кинолентасы»дип аталган чара узды. Фойеда кунакларны уңайлы фотозона каршы алды, картиналар һәм кул эшләре күргәзмәсе күрсәтелде, төрле мастер-класслар үткәрелде.

Тэги: Өлкәннәр декадасы

Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. 2025 елның 2 октябрендә Буа шәһәренең салым инспекциясе бинасында пенсионерлар белән очрашу булды. Эшләүче коллегалар үзләренең ветераннарын Өлкәннәр көне белән котларга килделәр. Өлкән яшьтәге кешеләргә карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Барысына да сәламәтлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.

Тэги: Өлкәннәр декадасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International