Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чәк-чәк музеенда булдылар.
Музей 2014 елның сентябрендә Дмитрий Полосин һәм Раушана Сөләйманова инициативасы белән ачылды, 2015 елда ул, XIX гасыр башында Иске Татар бистәсендә Вафа Бигаевның борынгы сәүдәгәрләр йортына күчеп, урынын алыштырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына гражданин К. үзенең хокукларын судта яклау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Әйтик, 2020 елның 21 октябрендә әлеге кулланучы тарафыннан кесә телефоны сатып алынган, аны эксплуатацияләү барышында кимчелек ачыкланган (телефон кабызылмаган).
2021 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Сервис-Холод» базары территориясендә кизү тору үткәрелде.
Кулланучылар, эшмәкәрләр, сатучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алдылар.
Узган шимбәдә Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә булды. Ярминкәдә җирле шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, һәвәскәр бакчачылар продукциясе тәкъдим ителә. Ярминкә районның иҗат коллективлары әзерләгән мәдәни программа белән үрелеп барды.
2021 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
31.03.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Уңыш» ТК ҖЧҖ (Казан ш., Вересаев ур., 1а й.) һәм «Анчар» ҖЧҖ (Казан ш., Пионерская ур., 9а) сәүдә рәтләре территориясендә кизү торулар үткәрде.
Коррупция җәмгыятьтә бер сәгать эчендә генә барлыкка килми. Коррупциянең асылы аның белән тирән бәйләнгән социаль күренешләрдә чагыла. Коррупциянең асылы Бөек Инглиз философы Бекон Френсисның (1561 – 1626) сүзләрендә чагыла, аның цитатасы: «Үз байлыкларына барысын да сатып алырга уйлап, күпләр, барыннан да элек, үзләрен сата».
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны шәхсән кабул итте. Килүчеләр этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар бирә һәм компетентлы җаваплар ала алдылар.
2021 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан азык-төлек кибетендә кулланучылар белемен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гариза буенча үткәрелгән контроль чарадан соң Менделеевск муниципаль районының авыл җирлекләренең берсендә урнашкан азык-төлек кибетендә әңгәмә үткәрде.