Әгерҗе шәһәрендә полиция бүлеге белән алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча уртак чаралар үткәрелде. Әйтик, 2021 елның 18 мартында 9 сәгать 30 минутта Гоголь урамы, 5ж адресы буенча урнашкан «Арбат» кибетендә ваклап сату вакытын чикләү чорында алкогольле продукцияне сату факты билгеләнде.
2011 елның 1 гыйнварыннан алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәре турында декларацияләр форматы (Росалкогольрегулированиенең 17.12.2020 ел, №396 боерыгы) үзгәрешләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе «РАРИТеТ» бүлегендә тиешле үзгәрешләр кертте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә сыйфатсыз төзелеш материаллары, аерым алганда, сыйфатсыз обойлар сатып алу турында кайнар линиягә шалтыратулар ешайды. Бу - төзелеш эшләренең активлашуы белән бәйле. Шәһәр һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр яз җитү белән интерьерны яңарталар һәм ремонт ясыйлар. Безнең шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз үзенең мөрәҗәгатендә обойлар сатып алуын аңлата, тик аларны диварга ябыштырганда, төсләре аерылып торуларына һәм мондый ситуациядә ничек эшләргә кирәклеген аңлатуны сорый.
2021 елның 24-26 мартында монополиягә каршы федераль хезмәтнең Контроль-финанс идарәсе башлыгы Владимир Мишеловинның Татарстан Республикасына визиты булды.
Владимир Мишеловин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә төбәк алкоголь базарларында көндәшлекне үстерү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә законсыз әйләнештән алынган контрафакт хәмернең чираттагы партиясен юк итүгә тапшырды. Әлеге алкогольле продукция, суд карары буенча, конфискацияләнергә һәм юкка чыгарылырга тиеш.
Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Рифат Сөнгатуллин, территориаль органның контроль-инспекция бүлеге начальнигы Альфред Әхмәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан районы буенча бүлеге, бизнес - җәмәгатьчелек, районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
25.03.2021. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Казан шәһәре, Ноксинский спуск ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан «Разливное» дипп исемләнгән эчемлекләр кибетендә административ тикшерү кысаларында, белем бирү учреждениесе янында алкогольле продукция сату факты ачыкланды.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының бүлекчәсенә сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда озату документларыннан башка булу-булмавы турында кулланучылардан даими рәвештә мөрәҗәгатьләр килә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре 2021 елның март ае дәвамында мондый мөрәҗәгатьләр буенча ике административ тикшерү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы «сыйфатсыз телефон» темасына халык арасында анкета үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Биектау районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә, 2021 елның 26 мартында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (Биектау авылы, Полковая урамы, 9 йорт) кизү торды.