ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 26 мартына «кега» транспорт савытында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм бал суын маркалау экспериментында катнашучы 49 предприятиегә «Гознак» АҖ 1,4 млн махсус марка төяп җибәргән.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үз хезмәт эшчәнлеге кысаларында кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар белән генә түгел, ә аның җитештерүчеләре белән дә хезмәттәшлек итәләр – атна саен халык куллана торган товарларга, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция тәкъдим ителешенә дә мониторинг үткәрелә.

25 мартта, консультатив совет әгъзаларының кизү тору графигы нигезендә, Авангардная урамында урнашкан КФҮ филиалында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, «Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты» МКУ хезмәткәрләре белән берлектә, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация үткәрде.

2021 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактика чарасын үткәрде.

Кукмара районы Ятмас-Дусай авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук Ятмас-Дусай авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы кибет сатучылары өчен семинар үткәрелде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

2021 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Арча районы КФҮ филиалы бинасында килүчеләргә консультация белән күчмә чара үткәрде.

Чараның максаты - шәһәр халкына товарлар сатып алганда (хезмәтләр күрсәтелгәндә) кешеләр очраша торган иң актуаль проблемалар турында хәбәр итү, кулланучылар белемен арттыру.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

24
март, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Кощаково авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтелгәндә (эшләр башкарылганда) кулланучы һәм башкаручы арасында барлыкка килүче мөнәсәбәтләр «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы (алга таба – Закон), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 11.04.2001 ел, № 290 карары белән расланган Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) нигезендә җайга салына.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына алына торган мөрәҗәгатьләрнең спектры бик киң һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алу кебек мәсьәләләрне дә үз эченә ала.

2021 елның 22 мартында Тәтеш муниципаль районы территориясендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев җитәкчелек итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International