ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Оренбург тракты, 138 адресы буенча урнашкан «Эдельвейс» гипермаркетында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар-дежурлык үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

07.12.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан чыгып, «Лига-М» ҖЧҖ кибетендә булды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен бәйрәм итү кысаларында Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең расланган планы нигезендә чаралар үткәрде.

Тэги: коррупциягә каршы тору

2020 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Айрат» ҖЧҖ кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2020 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Лайт» ҖЧҖ кибете территориясендә кулланучылар өчен семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты ачыкланды. 305,05 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы коллективы өчен хәйрия эшчәнлеге мөһим урын алып тора.

Ведомствоның һәр хезмәткәре үз көче һәм мөмкинлекләре буенча мохтаҗларга ярдәм итүдә катнаша.

Тэги: игелекле эшләр көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып ай саен бәяләр мониторингы үткәрү тора.

Тэги: бәяләргә мониторинг

2020 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Ю.Фучик ур., 131г йорт адресы буенча урнашкан «ПКФ «Аладим» ҖЧҖ территориясендә кизү тору үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
декабрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Чыпчык авыл җирлегендә чираттагы  гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International