ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр иткәнчә, COVID-19 инфекцияле авыруы таралу куркынычы югары булган эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе Президентының гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идарәсе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 14 декаберендә уздыруга планлаштырылган гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көнен эпидемиологик хәл тотрыкланган чорга кадәр күчерү турындагы тәкъдимен хуплады.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Анкеталаштыру ярдәмендә тикшеренүләр тормышыбызның күп кенә өлкәләре өчен актуаль. Бу алым социологик тикшеренүләрдә, тулаем алганда, җәмгыятьнең картинасын яки кайбер социаль төркемнәрне билгеләгәндә, безнең очракта – кулланучыларның товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле фикерләрен сораштыруда, аларның барлык күренешләрендә кулланыла.

Тэги: анекаталштыру

Һәр кибеттә "Алкоголь 18 яшькә җиткән затларга гына җибәрелә", - дип язылган игълан бар. Бу кагыйдә турында беренче чиратта сатучылар-кассирлар истә тотарга тиеш. Тик нишләптер еш кына сатучылар кагыйдәләрне үтәми һәм яшь кешеләрдән паспорт сорамый.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе "Ышаныч телефоны” эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар. 

Тэги: ышаныч телефоны

3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Баулы шәһәр инвалидлар җәмгыятендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева кизү торды.

Тэги: инвалидлар декадасы

Ярминкәләр безнең Арча муниципаль районында да даими үткәрелеп тора – биредә ял көннәрендә һәм эш көннәрендә сатып алучылар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җитештергән барлык әйберләрне дә диярлек сатып ала алалар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Заманча мәгълүмати технологияләр һәм мобиль коммуникация чараларының үсеше сәбәпле әлеге өлкәдә үз хокукларын белүгә, килеп туган проблемаларны хәл итүдә ихтыяҗ һәм актуальлек арта бара.

Тэги: мәгълүмати технологияләр

Ел башыннан ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 172 коррупцион хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 168 очракка кимрәк. Әмма җаваплылыкка тартылган дәүләт хезмәткәрләре саны 127 кешедән 152 гә кадәр арткан. ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов шундый саннар китерде.

Тэги: коррупциягә каршы тору

2020 елның 2 декабрендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.И. Захарова рәислегендә алкоголь базарын җайга салу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Ведомствоара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов «Сыйфатсыз алкогольле продукция һәм спиртлы сыеклык әйләнешен булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. 

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидлар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International