ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенә «фанфуриклар» дип аталган спирт сату факты буенча гражданнардан кергән күп санлы шикаятьләр нигезендә, Химиклар проспекты, 44 адресы буенча урнашкан подвал бинасында полиция һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрелде.

Тэги: фанфуриклар

2020 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең мәдәният һәм ял паркында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырып үткәрде. Әлеге чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча район халкының кулланучылар белемен һәм үз-үзен яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

01.12.2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җибәргән материаллар буенча җинаять эше кузгатылды.

Агымдагы елның октябрендә, тикшерү барышында, территориаль орган хезмәткәре Яшел Үзән шәһәрендә яшәүченең алкогольле продукцияне законсыз сатуын ачыклады. Шул ук вакытта, элек әлеге гражданин Яшел Үзән шәһәр суды тарафыннан шундый ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган булган инде.

Тэги: җинаять җаваплылыгы

Дәүләт һәм муниципаль структуралар хезмәткәрләре социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарның ялын оештыру, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалау буенча даими һәм максатчан чаралар уздыралар. «Социаль куркыныч хәл» статусына аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы яки аларны карап тоту һәм тәрбияләү таләпләренә җавап бирмәүче балалар һәм яшүсмерләр ия. Шулай ук девиант тәртибенә тартылган һәм закон белән каршылыкта булган балигъ булмаганнар да бар.

Тэги: яшьләрнең ялын оештыру

2020 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Сәфәровның сәүдә объектында уку-укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» ДМСына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәре кибетләренә барып кайттылар.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 1-2 декабрендә Казанда «Made in Uzbekistan» бизнес-миссиясе вәкилләре белән очрашу уза.

«Made in Uzbekistan» - Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырылган халыкара базарда товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне алга этәрү проекты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы "Кайнар линия" телефонына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз сәүдә ноктасын бетергәндә товарлар сатып алганда аның хокуклары мәсьәләсе буенча консультация бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Территориаль органның төп бурычы - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм халык белән үзара хезмәттәшлек итү, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрү.

Тэги: хезмәт әзерлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Лилия Мурзина Азнакай районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тантаналы чара Азнакай муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашында атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә узды. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин безнең белгечкә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.

Тэги: хезмәтләрен хөрмәтләп

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International