2020 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Биектау муниципаль районының Әлдермеш авыл җирлеге халкы белән гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре 2020 елның 20 һәм 21 августларында контрольлек чаралары кысаларында дүрт сәүдә объектында ике төрле билгеләнештәге спиртлы продукция сатуда булу фактларын ачыклады.
2020 елның 21 августында Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр-алкоголь базарында катнашучылар белән күптән көтелгән очрашу узды.
2020 елның 21 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И. Егорова Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Колга авыл җирлеге халкы белән чираттагы очрашу үткәрде.
2020 нче елның 21 нче августында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Алексей Николаевичның бөтен гомере Татарстан Республикасы белән бәйле: ул Тәтештә туган, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, егерменче гасырның алтмышынчы еллар уртасыннан Биектау районында эшләгән.
Безнең шәһәрдә бик яхшы һәм игелекле урын бар - ул «Изгелек» исемле инвалидларны тернәкләндерү үзәге. Барыбызга да җылылык һәм игътибар кирәк, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә искәрмә түгел. Без барыбыз да кулланучылар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә сатып ала, билгеле бер хезмәтләрдән файдалана.
2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 19 августында Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында социаль әһәмиятле азык–төлек товарларына бәяләр мониторингы, кулланучылар өчен «Альянс» кибетендә консультация өстәле һәм «Алып Хан» сәүдә йортында дежурлык үткәрделәр.
ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында «ТР территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм ТР кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» «ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды. Депутатлар сәүдә нокталарында — Яр Чаллы өчен 100 кв. метр һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре өчен 50 кв. метр күләмендә чикләүләр билгеләде.