ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 26 августында Яңа Чишмә авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар оештырды. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар-укулар, сәүдә комплексында дежурлык, КФҮ һәм «Роско – ТВ» кибетендә консультация өстәлләре, «Мария» кибетендә семинар-укулар һәм пенсионерлар өчен лекция үткәрелде.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә 2020 елның 7 ае эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыклары, территориаль органнар, структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан гамәлдәге закон нормаларын үтәүне күзәтү буенча үткәрелгән гадәти мониторинг аерым кыенлыкларга очрарга мөмкин.

Бу юлы да шулай булып чыкты – 26 августта, Казанның Идел буе районы территориясендә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән бәйләнешсез эшләү барышында Казан территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәрнең тиешле рөхсәтеннән (лицензиядән) башка гына алкогольле продукция сату фактын ачыклады.

Хәзерге дөньяда матурлык исәбенә кергән иң кирәкле хезмәтләрнең берсе – чәчтарашханә.  Бирегә без матурлык, яхшы кәеф алырга, үз кыяфәтебездә нәрсә дә булса үзгәртергә теләп  киләбез.

Кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре 24.08.2020 көнне Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә урнашкан "СусАнна" матурлык салоны хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, балалар йортлары, сугыш ветераннары өчен клиникалар һәм әлеге профильле учреждениеләр арасында өлкән буын, эшләүче һәм пенсиягә чыккан гражданнар ял итә ала торган бик яхшы урын бар. Бу - Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсе 4 нче комплексының тыныч ишегалдында, 4/12 йортында урнашкан "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" муниципаль автоном учреждениесе. Өлкән буын вәкилләре пансионатта ике елга бер тапкыр, 15 көн дәвамында ял итә ала. 


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Түбән Кама шәһәренең “Яшьлек” сәламәтләндерү лагеренда балалар өчен кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча чаралар уздыралар.

2020 елның 26 августында Питрәч муниципаль районында Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

2020 елның 24 августында, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) буенча чаралар үткәрүгә биремне үтәү кысаларында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү юлы белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре вакыт чикләүләре чорында (ягъни 22.00 сәгатьтән соң) сыра сатуның ике очрагын ачыклады.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Күп функцияле үзәкләр кулланучылар белән кире элемтә инструментларының берсе булып тора. Шулай итеп, 2020 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, Арча муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге территориясендә Арча шәһәре халкын һәм кунакларын кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту максатыннан чара үткәрде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре "Красноборская дубрава"социаль ярдәм үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешмада ял итүчеләр белән очрашу үткәрде.  Ул Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор авылында Кама елгасы ярында урнашкан. Күп еллар бу учреждениедә өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең сәламәтлеген ныгыталар. Биредә аларга медицина һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтелә. Социаль ярдәм үзәге өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга тырыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International