«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын (алга таба - Закон) җайга салучы хокукый мөнәсәбәтләрдә сроклар зур әһәмияткә ия.
Законның 22 статьясы нигезендә, кулланучының товарга сатып алу бәясен киметү, кулланучы яки өченче зат товардагы җитешсезлекләрне төзәтүгә киткән чыгымнарны каплау, товар өчен түләнгән акча суммасын кире кайтару, шулай ук товар турында тиешле сыйфатта яки тиешенчә булмаган мәгълүмат бирмәү аркасында кулланучыга китерелгән зыянны каплау турындагы таләбе сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле эшмәкәр) тарафыннан 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
07.08.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре, ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Магистраль ур., 35, 7 нче йорт, этил спирты нигезендә җитештерелгән антисептик чарага контроль сатып алу үткәрде.
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика ярдәмче программасын үтәү максатларында, республика гражданнарына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтү челтәрен киңәйтү өчен, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар оештырылды һәм үткәрелде.
Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты парламентка 2018 елда Министрлар Кабинеты керткән чиновникларга бүләкләргә чикләүләр турындагы закон проектын караудан төшереп калдырырга тәкъдим итте. Бу хакта закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасында бастырылган документлар раслый.
2020 елның 6 августында Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре Совет районы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату буенча чикләүләрне үтәү мониторингы барышында чираттагы закон бозу очрагы ачыкланды.
Росалкогольрегулирование һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «кега» транспорт тарарасында китерелә торган сыра продукциясен маркировкалау буенча Эксперимент турында мәгълүматны җиткерү максатыннан, Татарстан Республикасы территориясендә сыра продукциясе әйләнешенең күзәтүчәнлеген идентификацияләү чаралары (алга таба – Эксперимент), программа системаларын эшләү һәм аларга ярдәм итүне гамәлгә ашыручы оешмалар белән киңәшмә (ВКС режимында) үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына төрле чыганаклардан (Интернет-кабул итү, «Халык контроле» ДМС) Казан шәһәренең Совет районында урнашкан объектларның берсендә алкогольле продукция сату һәм аның әйләнеше өлкәсендә системалы хокук бозулар турында мәгълүмат килде.
Яр Чаллы шәһәрендә традициягә кергән «Белорус ярминкәләре»н уздыру дәвам итә. Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге вакыйганы игътибарсыз калдырмадылар, ярминкәдә булдылар, халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен бәяләделәр.
ТР Әтнә муниципаль районының Күлле-Кими авылында урнашкан И.М. Миллизянов ИП сәүдә объектында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары үткәрелде.
Җәйнең иң кызган чагы, дача эшләре дәвам итә һәм, әлбәттә инде, без үзебезнең йорт хайваннарыбызны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Аларны үзебез белән дача участокларына, урманга, сулыкларда коенырга алабыз. Шул ук вакытта саклык чаралары турында онытабыз, ә бит яраткан хайаннарыбыз кояшта кызынудан, бөҗәкләр һәм талпаннар тешләүдән зыян күрергә мөмкин. Менә шул очракларда аларга ветеринарның квалификацияле ярдәме кирәк.