«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына Түбән Кама сәүдә үзәгенең сәүдә нокталарының берсендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны бозып башкарыла, дип хәбәр килде. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кергән мәгълүмат тикшерелде, тикшерү барышында әлеге факт үзенең раславын тапты.
2020 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Роспиртпром» ААҖ вәкилләренә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешеннән элек алынган күләмен "Роспиртпром" вәкилләренә конфискацияләүгә тапшырды.
“Мин зоокибеттә попугай сатып алдым, икенче көнне ул авырып китте. Нишләргә, чөнки кош товар түгел, ул тере бит?” - кулланучы шундый сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте.
Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасында мөнәсәбәтләр "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре җайга сала. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату белән шөгыльләнүче Камалеева Г.Д. шәхси эшмәкәрнең сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшмәкәр өчен укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Меридиан» кибетендә азык-төлек товарларына бәяләргә чираттагы мониторинг үткәргәндә сатып алучылар өчен консультация-аңлату эшләре үткәрде. Сатып алучыларны товарның яраклылык вакыты турындагы сораулар аеруча кызыксындыра.
2020 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Р.К. Сагитова ИП сәүдә объектында икмәк-күмәч һәм казылык әйберләре сату белән шөгыльләнүче сатучы һәм эшмәкәр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законын аңлатып, укулар үткәрде.
Уку елы башланырга ике атна кала җанлы хәрәкәт башлана. Канцелярия кирәк-яракларына ихтыяҗ яңа уку елы якынлашу белән бәйле. Әти-әниләр, әлбәттә, моны аңлап, июль яки август башында кирәкле әйберне сатып алып, үз балаларын укуга әзерләргә тырышалар. Ажиотаж канцелярия кирәк-яраклары тирәсендә генә түгел, дәреслекләр, решебниклар, контур карта һәм атласлар, эш дәфтәрләре, портфельләр, сумкалар тирәсендә дә барлыкка килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларның аң-белемнәрен арттыру буенча аңлату эшләрен дәвам итеп, 2020 елның 7 августында Алексеевск бистәсендә урнашкан «Fix Price» кибете сатучылары өчен семинар-укулар үткәрде. Чара барышында сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының (алга таба - Закон) һәм РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны караганда, 2020 елның 6, 7 августында Кама Тамагы һәм Яшел Үзән районнары территориясендә алкогольле продукция сатканда күп санлы хокук бозулар ачыклады.
2020 елның беренче алты аенда ришвәт бирү турындагы маддәләр буенча кузгатылган 780 җинаять ачыкланмаган булып кала, аларның саны узган ел белән чагыштырганда 200% ка арткан.