ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасында (uslugi.tatarstan.ru) гражданинның Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә спиртлы сыеклык – «фанфурик» сатыла, шулай ук сыра тиешле документлардан башка гына сатыла дигән мөрәҗәгате урнаштырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәренең «Мәскәү базары» ААҖ территориясендә кизү тору үткәрде.

2020 елның 3 июнендә Чистай муниципаль районы хакимиятенең зур залында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты һәм түбән бәяләр буенча эконом-сегмент аракы китерү буенча пилот проектын гамәлгә кертү буенча эшче төркем әгъзалары катнашында ВКС режимында киңәшмә уздырылды. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районына сәфәр кылды.

Татарстанда хезмәт күрсәтү залы 50 кв. метрдан ким булган барларда һәм кафеларда спиртлы эчемлекләр сатуны тыю планлаштырыла. Тиешле закон проекты ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителде. 


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәрә, очрашу дәвамында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның төп нигезләмәләре һәм таләпләре һәм аларны үтәү зарурилыгы аңлатыла.

Татарстан Республикасы Президентының «Алкогольле продукция әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контролен көчәйтү буенча чаралар турында» гы Указы нигезендә, 1997 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары төзелде. Алар җиде: Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай территориаль органары.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Меценат»ҖЧҖ универсаль сәүдә комплексы территориясендә берничә профилактик чара үткәрде. Озак вакытлы чикләү чараларыннансоң, Яр Чаллыда халык кулланышы товарларын сатучы предприятиеләр яңадан эшли башлады. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән бәйләнешсез контроль чаралар үтәү барышында стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату фактын ачыклады.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә республика территориясендә сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча эксперимент кысаларында БДАМСта, күпләп һәм ваклап сату оешмаларының исәп системаларында маркировкаланган продукцияне чагылдыру өчен программа тәэминатын эшләү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International