ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яз җиткәч тә, бакчачылар җир эшләренә керешүне түземсезлек белән көтә башлый. Шул вакытта орлыклар сыйфатына кагылышлы соралар да туа.

Орлыклар, үсентеләр сатып алганда пестицидлар һәм агрохимикатлардан башка булмый, әлбәттә. Кулланучылар хокукын яклау бүлегенә бу вакытта кулланучылардан урынлы сораулар килә башлый:  үсемлекләр өчен булган препаратлар сатып алганда нинди мәгълүматларга игътибар итәргә кирәк?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь иснпекциясе Арча территориаль органының эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина кулланучыларга Арча радиосы дулкыннары аша мөрәҗәгать итте. Аның чыгышында кулланучылар еш очраша торган четерекле сорауларны хәл итү юллары, сыйфатсыз товар сатып алганда яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта кулланучының нинди хокукларга ия булуы, кулланучы хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат яңгырады. 


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Гражданнарның хокуклары бозылган дип санарга булган очраклар “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закон нормаларыннан килеп чыга. Түбәндәге очракларга тап булсагыз, икеләнмичә тиешле органнарга гариза язып мөрәҗәгать итәргә була:

Күрсәтелгән бәядән сатып алабыз

Әгәр дә кассада товар бәясенең артканлыгы ачыкланса, чекта башка сумма күрсәтелсә, сатып алучы “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 10 маддәсе һәм аерым төр товарларны сату Кагыйдәләренең 19 пункты нигезендә, күрсәтелгән бәяне генә түләргә хокуклы.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны онлайн кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша оештырылды. Яңа вирус таралу куркынычы вакытында бу – мәҗбүри чара. Читтән торып үз сорауларын Яр Чаллы, Түбән Кама кулланучылары бирде. Сораулар кулланучылар хокукын яклау, үзизоляция вакытында алкоголь продукцияләрен сату өлкәсеннән иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына гражданин А. мөрәҗәгать итте: җиһазлар кибетендә ул 22000 мең сумлык диванга заказ биргән һәм аванс түләгән. Моннан тыш, диванны китереп бирү һәм җыеп кую хезмәтләре өчен дә 3600 сум акча  түләгән – кулланучы өстәмә чыгымнар тоткан. Диванны вакытында эшләп, вакытында китереп биргәннәр. Ләкин җыеп куйгач аның сыйфатсыз булуы ачыкланган. Кулланучы бу хезмәтләрдән баш тартырга карар кыла.

Казан территориаль органы белгечләре Zoom (https://zoom.us) платформасында онлайн-семинар һәм лекцияләр үткәрә. Бу форматта үткәрелгән чаралар хәзер гадәти күренеш.  

Казан территориаль органында белгеч-эксперт Айрат Шәйхетдинов КФУ студентлары белән чираттагы видео-семинарны оештырды.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр итә: 2020 елга контрольлектәге субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итүне читтән торып (Zoom (https://zoom.us  платформасында) видео-конференция элемтә, WhatsApp аша башкарачак.

Иртәгә, 21 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдән Әхмәтханов гражданнар кабул итүне WhatsApp аша 8-987-296-68-93 телефон номеры буенча үткәрәчәк.


17
апрель, 2020 ел
җомга

Дөньяда гадәти булмаган эпидемиологик халәт күзтелгән бер вакытта кулланучылар туристик хезмәтләр күрсәтү килешүен өзүдә кыенлыклар кичерә. РФ "Кулланучылар хокукын яклау турындагы" Законда кулланучы теләсә кайсы вакытта туристик хезмәт күрсәтүен өзә ала диелсә дә, туристик операторларның барысы да кулга килеп кергән акчалардан аерылырга җыенмый.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International