ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданиннан килгән мөрәҗәгать нигезендә уздырылган административ тикшерү кысаларында Яңа Чишмә районының дүрт сәүдә ноктасына барып кайттылар.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 24 нче мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Раиса» ҖЧҖ сәүдә объектында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен аңлату эшләре үткәрде.

Һәр кулланучы,  https://www.tatzpp.ru/ сайтыннан файдаланып, актуаль сорауларга җавап һәм аларны хәл итү ысулларын таба ала.

«Безнең яңалыклар» бүлегендә Сез һәрчак сайтта урнаштырылган актуаль мәгълүматны таба аласыз.

Өйдән чыкмыйча гына «Дәгъва төзү» бүлегеннән файдаланырга һәм юридик зат яки шәхси эшкуар адресына юлларга була.

2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Кереш сүз белән комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау буенча да консультацияләр бирә.

Шуңа бәйле рәвештә, Сез өйдән чыкмыйча гына да консультация сорап мөрәҗәгать итә аласыз.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Хезмәт әзерлеге буенча уздырылган дәресләрдә закон нормаларын (Россия Федерациясе Президентының «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары хакында» 2013 елның 2 апрелендәге 309 номерлы указы, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы белешмәлекләре: «Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре чыгымнарына туры килүен тикшереп тору», «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр», «Дәүләт хезмәтендә һәм муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр каршылыгы» (Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесенең 17.10.2018 ел, №02-9359 хаты), «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон) үтәү, шулай ук дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең хезмәт тәртибендәге төп принциплар һәм кагыйдәләр (Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәт тәртибе буенча бертип кодексы (Россия Федерациясе Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы президиумының 2010 елның 23 декабрендәге карары белән хупланган) турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре өчен укулар үткәрелде.

Кибеттән сатып алган вакытта бәялегендә күрсәтелгән товар бәясе касса бәясенә туры килмәгән очраклар булгалый.

Әлеге хәлдә Сез товарны бәялегендә күрсәтелгән бәядән сатулары турында таләп итәргә хокуклы.

«Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының (алга таба – Закон) 10 статьясы нигезендә, кулланучы дөрес карарга килә алсын өчен, сатучы товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында җиткерергә тиеш.


20
март, 2020 ел
җомга

2020 елның 20 нче мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Балык Бистәсе муниципаль районының Күгәрчен авыл җирлегендә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, шулай ук «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында 6 нчы урта мәктәпнең 5В сыйныфы укучылары өчен Түбән Кама шәһәренең «Апуш» балалар үзәк китапханәсе территориясендә мәгълүмати-танып белү чарасын үткәрде.

"2019 ел һәм 2020 елның 2 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында алкоголь базары торышы турында гавами фикер алышулар" нәтиҗәсе турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы мәгълүматы

Үткәрү урыны: ТР, Чирмешән районы, Чирмшән авылы, Советлар ур., 28

Үткәрү датасы:  2020 елның 19 марты
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International