2020 нче елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомствоара контроль оператив бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр идарәсенең икътисад куркынычсызлыгы һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, халык мөрәҗәгатен тикшерү кысаларында “Дезинфекция эффекты булган тире антисептигы (спиртлы)” җитештерү фактын ачыклый.
Шундый вакытлар була, алынган товар сатып алучыны яки аның гаиләсен канәгатьләндерми, ә чек инде чүплеккә ташланган булырга мөмкин. Бу очракта урынлы сорау туа: чек булмаган очракта товарны кире кайтарырга мөмкинме?
“Кулланучылар хокукын яклау” законының 25 нче матдәсе нигезендә сатып алынган товарны ике атна вакыт эчендә алыштырырга, яки сатып алучыга ошаган башка товар булмаган очракта өч көн вакыт эчендэ түләнгән акчаны кире кайтарырга мөмкин. Ләкин бу очракта төп шарт – товарның сакланышы тиешле дәрәҗәдә, этикеткалары, квитанция яки касса чегы булырга тиеш.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә, Yardam.ru порталын эшләтеп җибәргән, анда коронавирус йогышы таралу сәбәпле изоляция шартларында торган республика халкы өчен санлы сервислар һәм хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүмат тупланган.
1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы федераль законның 26 статьясындагы 1 пункты нигезендә, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларны әйләнештә йөртү өлкәсендә законда билгеләнгән алкогольле продукцияне ваклап сату кагыйдәләрен бозу тыела, «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында» 2000 елның 2 гыйнварындагы 29-ФЗ номерлы федераль законда билгеләнгән гомуми нормаларны исәпкә алып, андый таләпләргә яраклылык вакыты чыккан хәмер продукциясен сатуны тыю да керә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Минзәлә шәһәрендә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләрне карау буенча уздырылган контроль чаралар барышында 2 сәүдә объектында яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның ике фактын ачыклады. Әлеге продукция әйләнештән алынды, кагыйдә бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуын чикләү чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында»гы карары
http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=553821
2020 елның март ае өчен спритлы һәм алкогольле продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү күләмнәре турында белешмәләр кабул итү 2020 елның 1 апреленнән 12 апреленә кадәр автомат рәвештә гамәлгә ашырылачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 18 мартындагы 208 номерлы йөкләмәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 елның 16 мартында расланган «Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм дәүләт катнашындагы оешмаларның эш режимы буенча методик күрсәтмәләр» нигезендә, 2020 елның 20 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә, аның урынбасарларына һәм территориаль органнар башлыкларына килгән гражданнарны шәхсән кабул итү чикләнә.
26 нчы март көнне, «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мәгълүмат нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре Сарман муниципаль районының Җәлил поселогындагы сәүдә объектларының берсендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланганча, биредә товар документлары булмаган алкогольле продукция (сыра) белән сәүдә итеп ятканнар, өстәвенә, ярашлылык сертификатлары яки ярашлылык декларациясе дә булмаган. Моннан тыш, хәмер сату эше БДАМС системасында да исәпкә алынмаган.
«Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мәгълүмат нигезендә кузгатылган административ хокук бозу эше буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре 2020 елның 25 мартында Түбән Кама шәһәренең Тихая аллея урамы буенча 12 нче йорт адресында урнашкан, шәхси эшкуар Г.А.Нестерованыкы булган «Лавка» кибетендә «икеле билгеләнештәге» спиртлы сыеклык – дару формаларын әзерләү өчен «Гиппократ» ҖЧҖ тарафыннан җитештерелгән 95 процентлы фармацевтик антисептик эретмә, субстанция-эретмә сатылу фактына тап булды. Әлеге продукцияне гражданнарның билгеле бер категориясе алкогольле продукция суррогаты буларак куллана. 0,1 литрлы 604 пыяла флакон (60,4 литр) әйләнештән алынды.