ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның беренче кварталында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге хезмәткәрләре законсыз алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә 108 закон бозу очрагын ачыклаган. 

Әле күптән түгел генә кыйммәтле металл яки алтыннан эшләнгән товарларны кире кайтару мөмкин түгел иде. 1998 елның 19 январендә кабул ителгән Карар исемлегенең 9 нчы пункты нигезендә, техник характеристикасына катнашы булмаган очракта кыйммәтле металл һәм эшкәртелгән кыйммәтле ташлар кире кайтарылмавы күрсәтелә.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыров план нигезендә үткәрелергә тиешле гражданнар кабул итүне элемтә чаралары ярдәмендә, читтән торып оештырды.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе бүген гражданнарны читтән торып кабул итте. Элемтәгә чыгучылар белән әңгәмә  Zoom (https://zoom.us) платформасында оештырылган иде. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында бу кичектергесез чара. Гражданнарны читтән торып кабул итү вакытында Яр Чаллы, Казан, Арча кулланучылары үзләрен борчыган сорауларга төпле җаваплар алдылар.

2020 елның 30 апреленә кадәр эшләми торган көннәр дип иълан ителде. Яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш чарасын гади ял көннәре дип кабул итәргә ярамый.

Әти-әниләрегезне, өлкән буын туганнарыгызның сәламәтлеген саклагыз – алар белән ешрак телефон аша аралашыгыз.

Хәтерегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге сорауларны хәл итү кирәк булганда  https://www.tatzpp.ru/ һәм http://gosalcogol.tatar.ru адреслары буенча рәсми интерактив сервисларга мөрәҗәгать итә аласыз.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итүне читтән торып (Zoom (https://zoom.us  платформасында видео-конференция элемтә) башкарачак.

“Чәчтарашханәдә җиңелчә химия ясаттым. Ләкин барып чыкмады. Оста белән телефоннан сөйләштем. Ул: кил, кабат ясарбыз, ләкин бәясе шундый ук булачак, диде. Сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт өчен нишләп мин ике тапкыр түләргә тиеш? Аңлатсагыз иде, бәлки, мин ялгышамдыр?” Арча территориаль органы хезмәткәренә Балтач районында яшәүче ханым әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Клиент һәм косметика хезмәте күрсәтүче мөнәсәбәтләре РФ Гражданнар Кодексы һәм 1992 елның 7 февраленнән эшләнгән “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” 2300 номерлы РФ Законында каралган. Законның 10 һәм 12 матдәләре нигезендә кулланучы күсәтеләчәк хезмәт турында барлык мәгълүматны да белергә тиеш.

Сатып алучылар еш кына “товарда җитешсезлекләр ачыкланганда үз хокукларыңны ничек якларга? дигән сорау каршында кала.

Беренче чиратта закон тарафыннан “товар җитешсезлекләре”нең нәрсә икәнен аңларга кирәк. “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законда күрсәтелгәнчә, кимчелекле товар дип түбәндәге таләпләргә туры килмәгән товар санала


3
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомствоара оператив бүлеге хезмәктәрләре 2020 нчы елның 31 нче мартыннан 2 нче апреленә кадәр Түбән Кама шәһәрендә тикшерү эшләре алып барды. Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектындагы “Пенная коллекция” кибетендә куллану срогы чыккан алкоголь продукциясе сату очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә 2,5 литр алкоголь продукциясе тартып алынган.

Соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә Интернет аша сатып алу очраклары күбәя. Моның белән бер рәттән, Интернет-кибетләрдән зарланучылар саны да арта. Бу – мошенникларның активлашуы белән бәйле булырга мөмкин. Алар сатып алучыны түбән бәяләр белән алдап “үз тозагына эләктерәләр”. Киң таралган алдану очракларының берсе – Интернет-кибетнең ялган сайтларын булдыралар, сатып алучыга тиешле мәгълүматны җиткерәләр, булмаган товар өчен акча алалар һәм юкка чыгалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International