Әгәр дә зурларның тән температурасын үлчәү тиз хәл ителсә, яңа туган сабыйлар белән хәлләр катлаулырак. Бу мәсьәләдә заманча технологияләр һаман алга атлый – күптән түгел сабыйларның температурасын үлчәүне җиңеләйтә торган имезлек-термометрлар барлыкка килде. Механизмы бик гади: балага имезлек каптырасы, бер минуттан алып карыйсы гына кала.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итүне читтән торып (Zoom (https://zoom.us платформасында) видео-конференция элемтә, WhatsApp аша башкарачак.
Иртәгә, 14 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдән Әхмәтханов гражданнар кабул итүне WhatsApp аша 8-987-296-68-93 телефон номеры буенча үткәрәчәк.
Covid-19 коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау чаралары вакытында Казан территориаль органы белгечләре Zoom (https://zoom.us) платформасында семинар һәм лекцияләрне онлайн үткәрә. Бу форматта үткәрелгән чаралар әле яңа, ләкин үз-үзеңне изоляцияләү вакытында отышлы алым.
Бүген белгеч-эксперт Айрат Шәйхетдинов КФУ бүлеге студентлары белән видео-семинар үткәрде.
“Кулланучылар хокукын яклау турындагы ” Законның 25 матдәсе нигезендә кулланучы сыйфаты яхшы дип табылган товарны формасы туры килмәсә, төсе ошамаса, размеры яки комлектациясе туры килмәгәндә ундүрт көн дәвамында сатучыга кире кайтара яки башка товарга алмаштыра ала. Товар куллануда булмаска тиеш, үз төсендә калган, пломба, ярлыклары сакланган булырга тиеш, касса, товар чегы, башка документы булу мәҗбүри.
"Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.
2020 елның 6 апрелендә Россия Федерациясе Хакимиятенең “2020 елда эшчәнлек рөхсәтен һәм эшчәнлек рөхсәтенә карата башка үзенчәлекләрне озайту” (3.04.2020 №440) карары үз көченә керде. Россия Федерациясе Хакимияте әлеге карарның 1 пункты нигезендә 2020 елның 15 мартыннан 31 декабрьгә кадәр вакыты чыккан (чыгачак) вакытлы лицензияләрне (шул исәптән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү эшчәнлеге алып баруга да) 12 айга кадәр озайта.
Югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында вакыты чыккан лицензияләр автомат рәвештә 12 айга кадәр озайтыла.
Лицензия вакытын озайту турында гариза язу таләп ителми.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы “кайнар линия”сенә дару препаратларын алмаштыру яки кире кайтару тәртибен сорап кулланучы шалтыратты.
Сатып алынган товарны кире кайтарудан баш тартуны сатучы кулланучыга һәр вакыт хокукый нигездә дәлилләргә тиеш. Кибеттә “Сатып алынган товарлар алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый” дигән яки башка шундый сылтама юридик көчкә ия түгел.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш чорында административ хокук бозулар буенча протокол төзүдә вәкаләтле оешмалар исемлегенә кертелде. Бу турыдагы карар Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан имзаланган. 6 апрельдән көн саен ТР Дәүләт алкогольинспекциясенең 50 гә якын хезмәткәре административ хокук бозулар өчен проткол төзүдә катнаша. Бу эш башка контрольдә тоту органнары хезмәткәрләре белән берлектә график нигезендә башкарыла. 7 апрель көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 25 пртокол төзегән.
Иң беренче чиратта өйдә нинди азык-төлек булуын барларга кирәк. Тәүлек дәвамында куллану нормаларын истә тотып исемек өзегез. Туклану рационы принципларын истә тотарга кирәк.
Куркынычсызлык максатларында, кибеттәге арбаларның тоткычларын, кәрҗин тоткаларын салфетка белән сөртергә, яки кулга перчаткалар киеп тотынырга киңәш ителә.