Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында кышкы куртка сайлау турында анкета үткәрде.
Сораштыруда 120 кеше катнашкан.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Әгерҗенең 2 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Чара ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көненә багышланды. Мәктәп кунаклары укучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, әлеге бәйрәмнең бурычлары турында сөйләде. Чара кысаларында "сыйфат" төшенчәләре, Бөтендөнья сыйфат көненең дөнья җәмәгатьчелеге өчен әһәмияте турында сөйләделәр.
Яшел Үзән территориаль органында "Наркотик, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату яки җибәрү, шулай ук наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз сату яки җибәрү" дигән темага хезмәт хәзерлеге үткәрелде. Үзенең чыгышында РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча наркотикларны контрольдә тоту бүлеге хезмәткәре Гүзәлия Кадыйрмәтова наркотикларга бәйле, хокукка каршы килә торган гамәлләр турында сөйләде. Практикадан алынган мисалларда наркотикларга бәйле, хокукка каршы килә торган гамәлләрне караганда кулланыла торган Административ хокук бозулар турында РФ кодексы һәм РФ Җинаять кодексы статьяларын бәян итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Гөлнара Габдрахманова Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Урыссу гимназиясендә югары сыйныф укучылары өчен "Сыйфат дәресе"н үткәрүдә катнашты.
Укучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оешу тарихы, функцияләре, бурычлары, максатлары турында зур кызыксыну белән тыңлады.
Әгерҗе муниципаль районында Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе актив эшли. Берлек вәкилләре Өченче буын университетында төрле юнәлешләр буенча белем ала. Чираттагы дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Раушания Яппарова уздырды. Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында пенсионерлар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, максаты, "сыйфат" төшенчәсе һәм Бөтендөнья сыйфат көненең дөнья җәмәгатьчелеге өчен әһәмияте белән танышты.
Бүген "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс финалында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 4 хезмәткәре катнашты.
Нәтиҗәләр ясалды, конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
Лениногорск шәһәренең шәхси эшкуар тарафыннан көнкүреш химиясе товарлары сатыла торган кибетендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле Ләйсән Морадымова белән берлектә, өлкәннәр һәм балалар өчен беренче чиратта кирәкле товарлар, көнкүреш химиясе һәм парфюмерия-косметика продукциясе сатуда махсуслашкан Лениногорск шәһәренең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты.
Европа сыйфат атналыгы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Лилия Гәрәева, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай районнарындагы территориаль органы белгече Андрей Тимирясов белән берлектә, халык өчен дә, шулай ук "Пятерочка", "Магнит", "МТС" сәүдә челтәрләре, шәхси эшкуар В.А.Леннинг, шәхси эшкуар В.Л.Охотников вәкилләре өчен дә консультацияләр характерындагы төрле чараларны үткәрде.
Россия Федерациясендә кулланучы хокуклары норматив-хокукый актлар, барыннан да элек "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы РФ Законы белән яклана. Еш кына гражданинга кулланучы буларак аның хокукларына кагылышлы күп санлы нормаларны һәм кагыйдәләрне аңлавы кыен. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1995 елның 5 декабрендәге федераль закон нигезендә, җитештерүче озак файдаланудагы товарлар буенча аларның хезмәт итү срогын билгеләргә тиеш, ә азык-төлек продуктлары, парфюмерия товарлары, медикаментлар, көнкүреш химиясе өчен яраклылык вакыты билгеләнә. Бу ике күрсәткеч кулланучының гомере, сәламәтлеге һәм милеге өчен куркыныч тудырган яки билгеләнеше буенча файдалану өчен яраксызга әйләнгән срокларны билгели.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова, Лениногорск муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече Айгөл Әхмәтова белән берлектә, Лениногорск районының Тукай урамы буенча 7 нче йорт адресында урнашкан "Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәге" ДБУ кизү торды.