Сыйфат атналыгын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлекчәсе хезмәткәре белән берлектә, Балтач районы Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе филиалында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законын аңлату максатыннан чара үткәрде. Чараның төп максаты – халыкны грамоталылыкка өйрәтү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгече Лилия Степанова, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы филиалының гомуми гигиена буенча табиб ярдәмчесе Надежда Аллегонова белән берлектә, Бөгелмә шәһәренең Совет урамы буенча 84 нче йорт адресында урнашкан "Салават күпере" ("Радуга") социаль ярдәм үзәге" автоном коммерция оешмасына килеп йөрүче инвалидлар өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча лекция уздырды.
"Сыйфат атналыгы" кысаларында Спас районы кибетләренең берсендә он һәм кондитер әйберләреннән күргәзмә-презентация үткәрелде. Кулланучыларга 18 төрдән артык камыр ризыгы тәкъдим ителде. Презентациягә тәкъдим ителгән барлык продукция шәхси кулинария цехында җитештерелә. Дегустация вакытында кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат алды, шулай ук тәкъдим ителгән үрнәкләрдән авыз итү мөмкинлегенә дә ия булды. Кулланучылар барлык продукцияне максималь баллар буенча бәяләде, бигрәк тә кондитер әйберләре ошады.
2019 елның 14нче ноябрендә узган "Сыйфат көне"ндә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кишет авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Кабул итүдә авыл җирлеге башлыгы Т.А.Арсланов катнашты. Очрашу барышында авыл халкына кулланучы буларак хокуклары бозылганда үз-үзләрен яклау буенча киңәшләр бирелде, Сыйфат көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде.
Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында, 14 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә, җирле товар җитештерүчеләр: "Елабужский пищекомбинат" ЯАҖ, "Алабуга ит-консерв комбинаты" АҖ һәм "Алабуга сөте" ААҖ продукциясеннән оештырылган күргәзмә-презентациядә катнашты.
2018 елның 14нче ноябре – Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Лилия Җәләтова, Ольга Шәфыйкова, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгече Александр Зверев, шулай ук "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы юристы Лилия Мөхәммәтдинова белән берлектә, хуҗалык итүче субъектлар, шулай ук Әлмәт шәһәрендәге зур "Западный" сәүдә үзәгендәге кулланучылар өчен чаралар уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай территориаль органы белгечләре белән берлектә, атна дәвамында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен бик күп чаралар үткәрде. Үткәрелгән чаралар барышында халык арасында төрле буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.
Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Чаллы шәһәренең "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә Ачык ишекләр көне узды. Теләге булган һәркем ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР Роспотребнадзор вәкилләреннән кызыксындырган сорауларына җаваплар ала алды. 2019 елның 13 ноябрендә түләүсез консультатив ярдәм күрсәтү һәм дәгъва хатлары проектларын төзү буенча уртак чара уздырылды.
Бөтендөнья сыйфат көне һөнәри бәйрәм генә түгел, ә кулланучыга – сыйфатлы товар өчен рәхмәт белдерү, ә җитештерүчеләргә – бәйрәмне яңалык яки маркетинг сәбәпләре буларак куллану, шулай ук үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдир итү, җитештерү яки ачык ишекләр көненә экскурсияләр үткәрү, киштәләрдә иң яхшы товарларны аерып күрсәтү, үз продукцияңне алга этәрү буенча акция уйлап чыгару мөмкинлеге дә.
Түбән Кама халкы һәм шәһәр кунаклары өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрелә. Әлеге чараларның максаты – халыкның игътибарын товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат проблемасына юнәлтү генә түгел, ә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый аң-белемнәрне арттыру да. Очрашулар барышында конкрет мисалларда кулланучы хокукларын яклаучы төп законның чынбарлыкта ничек эшләве, кулланучының хокукларын ничек итеп мөстәкыйль рәвештә торгызып булуы, кулланучыларның хокукларын яклауда контрольлек итүче органнарга нинди урын бирелүе хакында аңлатыла.