Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Башкортостан Республикасы делегациясе эшләде. Күрше төбәктән килгән коллегалар этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнешен, сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм сыра һәм сыра эчемлекләренең легаль булмаган әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрү өлешендә кулланучыларның хокукларын яклау буенча инспекциянең эш тәҗрибәсе белән танышу өчен килгән иде. Делегацияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
Бүген Түбән Кама шәһәренең 37нче мәктәбендә Кама аръягы укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиаданың өченче этабы уза. Язма рәвештә тест үтү өчен якын-тирә районнардан 38 укучы килгән. Тест нәтиҗәләре буенча, билетлар буенча телдән әңгәмә кору өлешенә 14 бала киләсе өлешкә узды. Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә кулланучыларның хокукларын яклау буенча җиденче республика олимпиадасы башланып киткән иде.
Яшел Үзән районында яшәүче бер кешенең фатирында полиция хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган тентү барышында гомуми 54,03 литр күләмендә спиртлы продукция салынган савытлар табылган. Бу савытларда Россия Федерациясе законнарында каралган маркировка һәм мәгълүмат булмаган. Эш материалларына караганда гражданин, алга таба район территориясендә сату өчен, суррогат саклаган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре административ хокук бозу турында эш кузгатты һәм административ тикшерү билгеләнде. Алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.
Товарны интернет аша сатып алганда, сатып алу турында карар кабул иткәндә кулланучының товар белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге юк. Интернет-кибеттә сатучы белән сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 26.1 статьясы һәм "Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләрен раслау турында" 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы Хөкүмәт карары белән җайга салына.
2019 елның 23 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында түбәндәге адреслар буенча урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукция (сыра) сату вакыты бозылуның 3 очрагы ачыкланды: Химиклар проспекты буенча 57 "А" йорт, Вахитов проспекты буенча 16 "Г" йорт һәм Корабельная урамы буенча 44нче йорт.
2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган алкогольсез сырага дегустация үткәреләчәк.
Пыяла шешәләргә һәм сыра банкаларына тутырылган алкогольсез сыраның 12 үрнәген бәяләү планлаштырыла.
Матур куллар – үз-үзен хөрмәт иткән һәр хатын-кызның визит карточкасы, ә матур һәм иң мөһиме дөрес маникюр – стильне билгели торган имиджның аерылгысыз өлеше. Бүген матур һәм сәламәт тырнакларга ия булу - ул хәтле катлаулы түгел, аларны нибары үстерергә һәм тәҗрибәле оста кулларына гына эләгергә кирәк, йә булмаса сыйфатлы маникюр материалларын сатып алып, үзлектән генә өйдә дә ясарга була.
"Кулланучы белеме нигезләре" республика олимпиадасының беренче ике турына йомгак ясалды, алар нәтиҗәсендә Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеев һәм Чаллы шәһәрләре урта белем бирү мәктәпләренең унике укучысы уңышлы гына өченче турга узды. Хәзерге вакытта 3 нче турда катнашучылар белән индивидуаль эш алып барыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, олимпиадага җентекләбрәк әзерләнү өчен, Чаллы шәһәренең 78 нче һәм 58 нче гимназиясе укучылары белән дәрес үткәрде.
Узган ял көннәрендә ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, ТР Финанс министрлыгы һәм Хисап палатасы хезмәткәрләреннән отып, төркемдә беренче урынны яулады. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы өстәл теннисы ярышларында 32 команда арасында 10 нчы урынны алды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләрнең башлыклары белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары, бүлекләрдәге башлыклар, территориаль органнар, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасында алкоголь базарының торышы һәм дәүләт контролен көчәйтү чаралары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.