Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов "Татар-Информ" МА өчен интервью бирә. Сүз 2019 елда Татарстан Республикасында алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше бозылуны ачыклау турында барачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Күпфункцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесе филиалына килүчеләр өчен кулланучылык белемнәрен җиткерү буенча чара үткәрде.
Чара, кулланучылар базарында низаглы хәлләр килеп тумасын, ә андый очраклар булганда – мәсьәләләрне законга нигезләнеп хәл итү өчен, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру һәм арттыру максатында оештырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Татарстан тарихындагы төп сәхифәләрнең берсе 1920 елда ТАССР төзелүгә бәйле. Бу вакыйга аның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешендә мөһим роль уйнаган".
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары ТАССРның күренекле эшлеклеләре истәлегенә бәйле төрле урыннарда була. Аерым алганда, 2019 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында булды һәм әлеге бөек композиторга багышланган монументны карады.
"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучыларның хокукларын яклау турында хокукый белемнәрне арттыру һәм гамәли күнекмәләр формалаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина Казан шәһәре Яңа Савин районының "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 170 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары белән очрашу үткәрде.
2019 елның 24 октябрендә Базарлы Матакның "Колос" Әлки киноучреждениесе бинасында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар катнашында Әлки муниципаль районы башкарма комитеты ярдәмендә үткәрелде.
2019 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Яшел Үзән суд приставлары белән берлектә алкоголь турындагы законнарны бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләрнең яшәгән урыны һәм эш адреслары буенча рейд үткәрде. Рейдка Яшел Үзән районында – 6 адрес, шул исәптән Әйшә авылыннан – 2 һәм Яшел Үзән шәһәреннән 2 адрес кертелгән иде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 22 октябреннән 23 октябренә каршы төндә юридик затлар, хосусый эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында алкогольле продукция сатуга бәйле 2 административ хокук бозу очрагы ачыкланды:
Әлмәттә хуҗалык итүче субъектлар алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турындагы законны кабат бозган.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә үткәрелгән чаралар барышында алкогольле продукция, ягъни сыра сату вакыты бозылуның өч очрагы ачыкланды.
Лениногорск шәһәренең кайбер кибетләрендә балигъ булмаганнарга хәмер продукциясе сатуны тыю турындагы законны тупас бозулар дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече белән берлектә Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән уртак чаралар барышында, алкогольле продукцияне ваклап сатуда законда билгеләнгән чикләүләрнең үтәлешен контрольдә тоту максатыннан чыгып, балигъ булмаганнарга хәмер продукциясе сатуның ике очрагы ачыкланды.
Көн тәртибендә:
Үткәрү урыны: ТР, Әлки районы, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 57 йорт (Әлки киноучреждениесе бинасы).
Үткәрү датасы һәм вакыты: 2019 елның 24 октябре, 10:00.