ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 9 нчы октябреннән 11 нче октябренә кадәр "Казан ярминкәсе" КҮ территориясендә 24 нче "Сәламәтлек индустриясе. Казан"  һәм 1 нче "Эстетик медицина һәм косметология. Казан" махсуслаштырылган күргәзмәләр эшләде. Сәламәтлек саклау һәм косметология белгечләренә медицина һәм косметология тармакларының соңгы казанышлары һәм үсеш тенденцияләре күрсәтелә.

2019 елның 9 нчы октябрендә Балтач муниципаль районының Куныр авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.  Кабул итү вакытында халыкның социаль якланмаган катламнарына аерым игътибар бирелде, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 8 нче октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында территориаль орган җитәкчесе рәислегендә чаралар комплексы үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегеннән үз фатирында, алга таба арзанлы суррогат сату өчен, спиртлы продукция саклаган Яшел Үзәндә яшәүче ханым турында материал алынды. Алынган продукциянең гомуми күләме 40 литр тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына сатучы тарафыннан кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларын бозу мәсьәләсе буенча гражданнардан мөрәҗәгать итү очраклары ешайды. Шул ук вакытта еш кына мондый сроклар берничә көннән алып берничә айга кадәр сузыла икән.  


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына игътибарлы гражданиннан алынган хәбәрне тикшерү барышында Казан шәһәренең Совет районындагы объектларның берсендә икеләтелгән билгеләнештәге спиртлы продукциянең сатылуы билгеләнде.

Шул сәбәпле, 8 нче октябрьдә контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре әлеге объектка "визит" ясады.

Инде берничә ел дәвамында Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең үзләренең гражданлык позициясен күрсәтеп кенә калмыйча, шәхси янчыгы өчен акча эшләү мөмкинлеге дә бар – Халык контроленең эше дәвам итә. 

2019 елның 7 нче октябрендә Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Муса Җәлил урамы, 10/4а йорт адресы буенча урнашкан "Пятерочка" кибетендә комплекслы чара үткәрелде.  

ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында" 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 177 атамадагы продукция буенча бәяләргә мониторинг уздырылды.

2019 елның 23 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчегә карата алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Айрат Шәйхетдинов Нагорный бистәсе китапханәсендә пенсионерлар белән очрашу үткәрде.

Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Кулланучылар игътибарына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"  1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре хакында җиткерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International