ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Өлкәннәр көне – үзенчәлекле бәйрәм. Балачактан ук без өлкән буын кешеләреннән халык традицияләрен һәм зирәклеген, мәдәният һәм туган тел нигезләрен сеңдереп үсәбез. Вакыт бер урында гына тормый, тормыш ритмы тизләшә, кичектергесез эшләр дә арта бара. Өлкәннәр турында кайгырту – онытырга ярамый торган гамәл. Булышлык күрсәтү, теге яки бу мәсьәләләрдә ярдәм итү – Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру бурычларының берсе булып тора.

2019 елның 4 нче октябрендә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре "Агроторг" ҖЧҖнең "Пятерочка" сәүдә объекты җитәкчесе һәм әлеге кибеттә сатучылар өчен социаль якланмаган гражданнарга, шул исәптән пенсионерларга һәм инвалидларга, өстенлекле, сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен ташламалар бирүгә (акцияләр үткәрүгә) ирешү максатларында өйрәтү семинары үткәрде

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хакимияте бинасында сыра һәм сыра продукциясе сатучы хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасының сыра ассоциациясе (ПАРТ) һәм "Алкоторг" ҖЧҖ вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Оешмалар һәм хосусый предприятиеләр тарафыннан гамәлдәге законнар үтәлешен мониторинглау буенча үткәрелгән чаралар барышында, 4 нче октябрьдән 5 нче октябрьгә каршы төндә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәрендәге барларның берсендә ябык сыраны алып чыгып сату факты ачыкланды: сатучы-бармен хосусый куллану савытына тутырылган 3 банка сыра сатты.

Узган шимбәдә Арча шәһәренең ярминкә мәйданында Өлкәннәр декадасына багышланган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе булды.

Ярминкәдә җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шәхси эшкуарлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, һәвәскәр бакчачылар продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүчеләр ит, балык, сөт, эремчек, каймак, сыр, өй тавыкларын, казылык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм кондитер әйберләре сатып ала алды. Шулай ук авыл хуҗалыгына кирәк-ярак, мәсәлән, печән, салам, утын һ.б. бар иде. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен – сатып алучы, ә тегеләре, үз чиратында, экологик яктан яхшы чиста продукция тапты.

6 нчы октябрьдә Казанда зур йөгерү фестивале узды, ул Казан ярыммарафонында катнашучыларны һәм "Милләтләр кроссы"н берләштерде. Төрле дистанцияләрдә профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнашты. Марафонда катнашырга теләүчеләр арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре дә бар иде.


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасында "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясе һәм "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утыртылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Питрәч районының Шигали авылы янында карагайлар утыртты.


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Өлкәннәр көне – өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген искәртергә тиеш.  Бу дата бөтен җәмгыять өчен бик мөһим, шуңа күрә халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә дә. 

Өлкәннәр көне – якты бәйрәм, бу көн җәмгыятькә генә түгел, якыннарыбызга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп иткән кешеләр яшәвен искә төшерә.

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучы хокукларын яклау турында хокукый белемнәр һәм гамәлдә куллану күнекмәләре булдыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Керәшен Сәрдәсе гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International