Һәркем акчага сатып алган предметлардан файдалана. Һөнәренә, җенесенә, яшенә карамастан, безнең барыбыз да кулланучы булып тора. Шуңа күрә дә үз хокукларыңны белеп тору бик мөһим. Кулланучы буларак белемле булу карар кабул итүгә ярдәм итү белән берлектә соңыннан дөрес чишелеш табарга да булышырга мөмкин
2019 елның 15 июлендә Яшел Үзән районында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.А.Сапожников рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды
Урамда – җәй, ләкин бу әле кул кышырып утыру дигәнне аңлатмый! Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кайгыртып торучы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрне кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр борчый. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү һәм кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре шәхси консультацияләр үткәрү өчен үзәккә чакырылды
Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләреннән торган десант "Агроторг" ҖЧҖнең Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 101 нче йорт адресы буенча урнашкан "Пятерочка" кибетенә барып, берьюлы берничә бурычны эзәрлекләде
2019 елның 16 июлендә Арча районы КФҮ ДБУ филиалы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә үзәккә килүчеләрне консультацияләп, чираттагы күчмә чара үткәрде
"Агропак-Татарстан" ҖЧҖ – минераллы сулар һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү заводы 1997 елның августында файдалануга тапшырылган. "Агропак-Татарстан" ҖЧҖ гамәлгә куючы – "Татнефть" ААҖ
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан 2019 елның 12 июлендә Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә үткәрелгән тикшерү чаралары барышында түбәндәге хокук бозулар билгеләнде
Без барыбыз да базар товарларыннан һәм хезмәтләреннән файдаланучы булып торабыз. Ләкин еш кына без сатып алган товарлар яки нинди дә булса оешма тарафыннан башкарылган эшләр сыйфатсыз, дөресен генә әйткәндә алду булган очраклар да булгалый шул. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" законны дөрес итеп үтәү сатып алучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы җайга салу нигезе булып тора, аның нигезендә кулланучы сыйфатлы һәм гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсыз товар сатып алуга хокуклы, товарны кайтарып бирүгә яки алмаштыруга, сыйфатсыз товарга бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә хокуклы, шулай ук әлеге законда каралган башка гарантияләргә ия
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе
Гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә, 2019 елның 12 һәм 16 июль көннәрендә ТР Әгерҗе муниципаль районының күпфункцияле үзәгендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Раушания Яппарова кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирде