ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы мәктәпләре укучылары 2013 елдан бирле “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелеп килүче республика олимпиадасында биш тапкыр катнашты инде. 2018 елда Кайбыч районының 8 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге  чарада үзләренең көчен сынады

Апас районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары инде 2013 елдан бирле “кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында катнашып килә


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы,  “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «Татэкспертцентр» ГБУ кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештырды. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелде


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 19 декабрендә Апас муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2018 елның 13 декабрендә, Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссия утырышы карарларын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы белгечләре белән Эчке эшләр министрлыгы Әлки районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең уртак рейды оештырылды

2018 елның 21 декабрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы А.А.Панов Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге начальнигы А.Ю.Судариков белән очрашты

Яңа ел – бигрәк тә балаларның зарыгып көтеп алынган иң күңелле бәйрәме. Хәер, балалар гына түгел, без үзебез дә аннан ниндидер могҗизага, бүләкләргә өметләнәбез. Бу Яңа ел алды көннәрендә Түбән Кама территориаль органы карамагындагы районнарның кайбер мәктәпләрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында катнашкан егет-кызларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы булып узды


21
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 20 декабрендә Арча муниципаль районында Яңа Кырлайның авыл советы бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина авыл җирлеге башлыгы Г.Г.Сәфәров катнашында авыл халкы белән очрашу үткәрде


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 18 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече ТР Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының куллану базары белгече белән берлектә Күп функцияле үзәкнең Яшел Үзән районы филиалында кулланучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация үткәрде

2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International