Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе
Һәр сишәмбедә “Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының (ОООИ ВОГ) Әлмәт төбәк бүлегенә әнә шул авыр язмышлы кешеләр җыела. Үзләрен борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшү өчен. Кемнедер телевизоры ватылган, кемнеңдер краны борылмый, кемгәдер мастер чакыртырга кирәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен боларның барысы да зур проблема шул. Хәер, борчу-мәшәкатьләрне тышка чыгару өчен генә түгел, бер-береңнең хәлен белешү, бәйрәм чараларын бергәләшеп билгеләп үтү өчен дә кирәк әле мондый очрашу
10 декабрь көнне Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Сарман муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча чаралар комплексы үткәрде
Инвалидлар декадасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән план нигезендә, Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Центр милосердия» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә өлкәннәр өчен чара үткәрелде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүматлар ирештерү чараның төп максатына әйләнде
3 декабрьдә бөтен дөнья күләмендә 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен зур әһәмияткә ия булып, тумыштан, балачактан яки үсеп җиткәч инвалид калган кешеләрнең проблемаларына тагын бер кат игътибарны җәлеп итү мөмкинлеге биргән көн бу. Кем әйтмешли, бөтен кешелекне яртау җиңел, ә менә тәгаен генә теге яки бу кешегә, шул ук вакытта инвалидка ярдәм кулы сузу авыррак. Җәмгыятьнең аз якланылган әгъзаларына карата рәхим-шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек бүгенге үтә катлаулы, каршылыклы чорда бигрәк тә кирәкле кешелеклелек билгесе булып тора
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт шәһәренең “Мендәрләрне яңарту” кибетендә “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция, тәгаенләп әйткәндә
2018 елның 11 декабрендә Менделеев районы хакимиятендә район хакимияте башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды
2018 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты поручениесе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла
Әлмәт шәһәренең физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 нчы мәктәбендә Халыкара инвалидлар көне кысаларында хәйриячеләр катнашында “Изгелек фестивале” уздырылды. Бу көнне әкият геройлары, “Сугышчан батырлык” клубы вәкилләре, фотографлар, флористлар балалар янына килеп, аларга төрледән-төрле иҗади мастер-класслар, конкурслар һәм уеннар үткәрде. Теләгендә булганннарның барысы да рәхәтләнеп төрле конкурсларда катнашты. Укучылар зур канәгатьләнү хисе белән үзара аралашып, иҗади биремнәр үтәде, җырлады-биеде. Алар роллы-туңдырма әзерләү буенча мавыктыргыч тамашага аеруча мөкиббән китте: үзләренең күз алдында гадәти сиропның ничек итеп туңдырма-коймакка, аннан роллыга әйләнүеп күреп шаккатты. Шуннан инде аның тәмен дә татыды
Узган атнада Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә «Лента» гипермаркеты ачылды. Биредә инде икенче шундый “Лента” бу. Гипермаркет халыкны тәүлек әйләнәсе кабул итә