ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең «Импульс» үсмерләр клубында  Халыкара инвалидлар көненә багышлап “Күңел түрендә – яктылык” дигән темага тематик сәгать үткәрелде. Реабилитация үзәгенә йөрүче балалар өчен  әлеге очрашуны шәһәрнең Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Шулай ук анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре катнашты

Табигый тешләрне ясалмасына алыштыру – югалтылган тешне энҗедәенә алыштыру мөмкинлеге бирердәй гади генә ысулларның берсе. Тешләрне имплант рәвешендә куюга караганда күпкә җиңел ул. Әмма ясалма тешнең аллергия китереп чыгару ихтималы гына...

Аллергия организмның ниндидер чит-ят әйберне кабул итәргә теләмәвеннән килеп чыга. Без еш кына, теш куйдырганчы, аллергия ихтималын күз алдына да китермибез. Ясалма тешләр урынына кертеп утыртылгач кына авыз куышлыгыннан аллергия чыганагын ашыгыч төстә алып ташлау зарурилыгы турында “сөйләүче” билгеләр пәйда башлый


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында бөтен җирдә төрле оешмалар вәкилләре белән очрашулар, “Түгәрәк өстәл”ләр, эшкә сәләтле инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәләре, хокукый ярдәм көннәре үткәрелә, һөнәр сайлауга ярдәм итү хезмәтләре күрсәтелә. Боларның барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бик зур игътибар-кайгырту үзәгендә кадыру, аларның проблемалары турында искә төшерү мөмкинлеге бирә

2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Кубасс авыл җирлегендә яшәүчеләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны аңлату йөзеннән очрашу үткәрде һәм, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирү максатыннан чыгып, гражданнарны кабул итү оештырды

Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукциянең күбрәк сатылуына этәргеч бирү максатыннан чыгып, республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәгендә – Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында “Татспиртпром” АҖ, “Белый Кремль” сыра кайнату заводы продукциясенә даими рәвештә дегустацияләр, күргәзмә-сатулар, продукция белән таныштыру характерындагы консультацияләр үткәрелеп килә


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Барыбызга да мәгълүм булганча, республикабызда “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” максатчан программасы кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аның координаторы итеп билгеләнде. Куллану белемнәрен үстерү эшчәнлеге, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белеме нигезләре буенча олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Сүз уңаеннан, куллану белеме нигезләрен белүнең һәркайсыбызга көннән-көн кирәгрәккә әйләнеп баруын билгеләп үтәргә кирәк

2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Әлки районы Базарлы Матак авылында, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Декабрь башында  инвалидлар декадасы үткәрү инде күптәннән изге традициягә әйләнде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә, 1993 елдан бирле  3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган ул. Инвалидлар декадасы җәмәгатьчелек игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан уздырыла

2018 елның 4 декабрендә, инвалидлар декадасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина ТР Күп функцияле үзәгенең  Әтнә районы филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка киңәш-табышлар бирде

Бүген, 6 декабрьдә, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Энергетик” мәдәният йортында, гадәттәгечә, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарыбыз өчен “Вакансияләр ярминкәсе” оештырды. Чарада төрле оешмалар, шул исәптән «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы, «СДК Федотово» ҖЧҖ; “Зәй крекеры” кондитер фабрикасы” ҖЧҖ, “ЗӘЙ  ИКМӘГЕ” ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Эш бирүчеләр гражданнарга вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы турында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук вакантлы вазыйфаларга дәгъва кылучылар белән әңгәмәләр үткәрелде, алга таба эшкә урнашу өчен анкеталар тутыру мөмкинлеге бирелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International