ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 28 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районында Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең  2018 елның 10 аенда хәмер базарындагы хәлләргә багышланган утырышы булып узды


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 4 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар планын үтәү максатыннан чыгып, “Идел” санаторие инвалидларны реабилитацияләү республика үзәгендә ял итүче инвалидлар өчен куллану белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән лекция үткәрде


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Муниципаль берәмлекләрдә, расланылган графиклар нигезендә,  Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссияләр утырышлары дәвам итә


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Дәүләт органнары белән гражданнар арасында мәгълүмат алышу зарурилыгы бик зур. Фәкать шул очракта гына килеп туган проблемаларны нәтиҗәле төстә хәл кылырга мөмкин. Мәгълүмат алышу мөмкинлеге бирүче иң әйбәт чараларның берсе – ул да булса “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы

2018 елның 22 ноябреннән 29 ноябрьгә кадәрге чорда Яшел Үзән районында,  Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне таныту максатыннан чыгып,  «Торик» ҖЧҖ, «Глобус Маркет» ҖЧҖ, «Выбор» ҖЧҖ, «Оптовик» ҖЧҖ, «Ирма» ҖЧҖ, «Март» ҖЧҖ, «Русалко 7» ҖЧҖ, «Алита» ҖЧҖ кебек сәүдә предприятиеләрендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән хәмер продукциясен дегустацияләү үткәрелде

2018 елның 29 ноябрендә Чаллы шәһәрендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы  (алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсе буенча) булып узды


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Безнең төбәктә иң киң таралган кышкы киемнәрнең берсе – пуховик. Эшкә йөрү өчен дә, ял итү өчен дә бик кулай кием. Пуховикны аеруча яшьләр бик яратып кия, чөнки бик уңайлы, җиңел һәм матур. Тик менә кайвакыт сыйфаты гына...

Һәр очрашудан нәрсәдер белеп була! Әнә шундый девиз астында Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенә йөрүчеләр белән очрашуларны дәвам итәбез

Мебельгә, ишек-тәрәзәләргә индивидуаль үлчәмнәр буенча заказ биргәндә, без еш кына сатучы белән түгел, бәлки аның вәкиле белән аралашабыз. Шуңа күрә сату-алу турында түгел, ә хезмәт күрсәтү турында килешү төзелә. Килешү төзегәндә, шуңа игътибар итегез:  килешүдә товар өчен генә түгел, бәлки аны үз вакытында  китереп бирү өчен җаваплылык, китереп бирелергә тиешле әйберләр исемлеге һәм килешүдә китереп бирү турында башка шартлар күздә тотылган булырга тиеш


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Аксубай халкы «Сувар-Аксу» ҖЧҖнең «Сувар» кафесына бик яратып йөри. Биредә банкетлар, туйлар, мәрхүмне искә алу кичәләре үткәрергә, хуш исле кайнар чәй яки кофе эчеп хозурланырга, дус-ишләр белән бергәләшеп күңел ачарга, рәхәтләнеп биергә була. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече, Аксубай районы куллану базарында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законын бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу максатыннан, оешма вәкилләре белән очрашу үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International