ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Аяк киемен кибеттән дә, базардан да юнәтергә мөмкин анысы. Тик менә сайлап алу мөмкинлеге зур булганда, кулланучыга үзе өчен уңайлы, яхшы аяк киемен сайлап алу гына – бер дә җиңел эш түгел. Аяк киемен сайлап алуга бәйле дәгъвалар башка товарларга бәйле зар-интизарларга караганда күбрәк. Бу җәһәттән, сыйфатлы аяк киемен кайдан сатып алуы яхшырак: кибеттәнме, әллә базарданмы, дигән сорау туа. Без, үз чиратыбызда, бу  сорауга җавап йөзеннән, кулланучыларыбызга сатучысы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Аяк киемен сату үзенчәлекләре кагыйдәләрен үтәгән урыннан сатып алырга киңәш итәбез

“Кара җомга” көннәре тәмамланырга өлгермәде, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының “кайнар линия”се аша  кулланучыларның зар-интизарлары ишетелә дә башлады инде. Сораулар арасында брак товарларга, шулай ук үлчәме, габаритлары, төсе һәм комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан сыйфатлы товарларга кагылышлылары да бар. Бу сорауларга ачыклык кертү өчен без иң элек “распродажа” һәм “бәя төшерү” (уценка) кебек төшенчәләрне аңлатып үтәргә булдык

2018 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды

Дегустация – ризыкның тәмен татып карау юлы белән сыйфатын бәяләү дигән сүз. Ул, кагыйдә буларак, товарны сатуга этәргеч бирү, базарга яңа товар чыгару чарасы буларак кулланыла


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” дигән еллык конкурска йомгак ясалды. 2018 елда дәгъвачыларны сайлап алу бик киеренке төстә барды: министрлыклар һәм ведомстволардан 60 кеше 6 номинация буенча көч сынашты. Конкурста җиңүчеләр исемнәре 2018 елның 17 ноябрендә мәгълүм булды

2018 елның 22 ноябрендә ТР Арча муниципаль районының Урта Корса авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм хәмер продукциясен сату буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров уздырды. Анда авыл халкы, авыл җирлеге белгечләре һәм Урта Корса авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Вафина катнашты

Дегустация үткәрү – мөмкин кадәр күбрәк кулланучыларны продукция төрләре, җитештерүчеләр белән таныштыру, шулай ук продукция сату күләмен арттыру мөмкинлеге ул


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яхшыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештырылды. Конкурс, массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау темасы мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан чыгып, 2018 елның 27 июленнән 2018 елның 15 октябренә кадәр уздырылды

Яңа ел бәйрәмнәре – гомуми күтәренкелек һәм, әлбәттә инде, яңа ел бүләкләрен сатып алу чоры якынлаша!

Бүген кул сәгате белән инде беркемне дә шаккатырып булмый. Хәтта ки бик кыйммәтле һәм затлысы белән дә. Билгеле бер бурычны үтәүче әйбер генә түгел ул чөнки. Кул сәгате – кешенең индивидуальлеген, имиджын, кәеф-рухын калку итеп күрсәтүче әйбер дә. Иң элек ювелир әйберләре кебек бик кечкенә һәм бик нәфис хатын-кыз сәгатьләре барлыкка килеп, башкаларына юл ярган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International