ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 25 октябрендә, алкогольле продукция сатуның барышы турында фикер алышу максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды

31 октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре “Ватан” хәрби чакырылышка кадәр яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү һәм әзерләү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесендә “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары белән чираттагы очрашу үткәрде

2018 елның октябрь ае өчен алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар кабул итү 2018 елның 1 ноябреннән 9 ноябрьгә кадәр автоматлаштырылган төстә хәл ителәчәк


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 29 октябрендә, Европа сыйфат атнасын бәйрәм итү алдыннан,  “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенчча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Лениногорск шәһәренең мини-базары хезмәткәрләре өчен күчмә семинар оештырылды

2018 елның 10 октябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Урыссу-Октябрьский автомобиль юлында Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче бер ир-ат “иярләгән” «Лада Калина» машинасын тикшерү өчен туктаткан

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында олимпиадага әзерләнү процессы бара. Аның финалы Кама аръягында яшәүче балалар өчен 2018 елның 1 ноябрендә Менделеев шәһәрендә үтәчәк


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 25 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү чаралары үткәрү барышында «Державинская пивоварня» дигән сыраны агызып сату кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Лаеш районы, Сокуры ав., Державин ур., 4 й.) җитештерү һәм әйләнештә йөртелүенең легальлеген раслардай озату документларыннан, туры килү декларациясеннән башка гына, ЕГАИСта мәгълүматлар күрсәтмичә генә сыра продукциясен ваклап сату фактын билгеләгән иде. Нәтиҗәдә барлыгы 990 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды

Инвалидларның һәм мобильлеге аз булган халык төркемнәренең, башка гражданнар белән беррәттән, җәмгыять тормышында катнашуы өчен мөһим шарт булып тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы мохит тудыру тора. Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, организмы функцияләренең какшавын исәпкә алып, инвалидлар өчен уңайлы формада төрле чаралар, аңлату эше үткәреп килә

2018 елның 26 октябрендә «Sunrise City» сәүдә үзәгендә җирле эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен профилактика чарасы, консультация өстәле үткәрелде. Анда кулланучылар һәм эшмәкәрләр хокукларын бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды

Салкыннар башланды. Димәк, кышкы аяк киеме сатыр алырга вакыт, дигән сүз. Шуны истә тотып, Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре «Рандеву» аяк киемнәре кибете хезмәткәрләре өчен “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп статьяларын аңлату йөзеннән чара уздырды.  Очрашу барышында куллану базары өлкәсендәге күп кенә мәсьәләләр һәм хәлләр каралды. Сатучы-консультантлар, үз чиратында, кышкы аяк киеме сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International