ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага үткәрелеп килүче республика олимпиадасының ике турына йомгак ясалды. Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Чаллы шәһәрләре һәм Актаныш авылы урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән ундүрт укучы өченче турга уңышлы үтте. Хәзерге вакытта 3 нче турда катнашачак егет-кызлар белән индивидуаль эш алып барыла. Бүген Актаныш авылыннан ике конкурсант, олимпиадага ныграк әзерләнү өчен, үзләре үк Чаллы территориаль органына килде. Болар –  игезәк малайлар Данир һәм Дамир Нуртдиновлар

Бүген медицина хезмәтенең сыйфатсыз булып чыгуы – сирәк күренеш түгел. Әмма без һәрвакыт яхшыга өметләнәбез. Әйтик, теш табибы бүлмәсендә теш “үстерү” процедурасыннан соң алга таба күңелсезлекләр, борчу-мәшәкатьләр килеп чыгасын башыбызга да китермибез

21 октябрь көнне Чаллы шәһәрендә “Чаллы икмәге” кибете территориясендә өч колбаса ризыгы үрнәгенә кулланучылар дегустациясе булып узды. Дегустация Кунгур ит комбинатында «Село Зеленое» дигән сәүдә маркасы белән җитештерелә торган колбаса ризыкларының сыйфатын бәяләү максатыннан үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре исә мониторинг һәм кулланучылар арасында сорашып-белешү уздырды. Сорашып-белешүдә 50дән артыграк респондент катнашты

2018 елның 25 октябрендә Арча муниципаль районының этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды

“Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада республикабызда инде менә алтынчы тапкыр уздырыла.  Олимпиадада катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел ишәя. 2013 елда анда – 500, 2014 елда – 800гә якын, 2015 елда –1800,  2016 елда – инде 2400,  2017 елда – чама белән 4000 укучы катнашса, быел бөтен республика күләмендә һәр шәһәр һәм муниципаль районнан  6285 бала олимпиадада үз көчен сынап карарга теләк белдерде. Бу әлеге юнәлешкә карата кызыксынуның көчәүе, үсеп килүче буынның активрак була баруы турында сөйли


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Европа сыйфат атнасын үткәрүгә әзерләнү кысаларында сөт ризыкларына – сөт һәм атланмайга кулланучылар дегустациясе уздырды. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшү” дәүләт программасының “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 24 октябрендә Менделевскида район хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә узган Координация советының чираттагы утырышында хәмер базарының торышы буенча мәсьәләләр каралды

2018 елның 23 октябрендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды

Түбән Кама территориаль органы белгечләре гражданнарыбызның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан даими рәвештә чаралар уздырып килә.

Бу юлы Түбән Кама шәһәре 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салучы төп документ буларак, кулланучылар хокукларын яклау турында закон” дигән темага дәресләр үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International