ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Иң элек “Форпост” үзәгенең түбәндәге максатлардан чыгып оештырылганлыгын әйтеп үтик:

- яшьләр һәм студентлар мохитендә хокук бозуларны кисәтү;

-гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда ихтыярый катнашуын үстерү;

- җинаятьчелектән зыян күргән үсмерләр һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү

Октябрь башларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына җитештерүнең легальлеген раслардай документларсыз гына хәмер продукциясен сату буенча 3 мөрәҗәгать һәм лицензиядән башка гына зур градуслы хәмер сату җәһәтеннән 1 мөрәҗәгать алынган иде


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2018 елның 18 октябрендә Уфа шәһәрендә “ШОС һәм БРИКС киңлегендә кече бизнесны үстерү һәм хезмәттәшлек перспективалары” дигән темага IV халыкара кече бизнес форумының үткәрелгәнлеге турында хәбәр итә

Республикабыз территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә законны үтәүгә контрольлек итүгә гражданнарны җәлеп итү ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының төп бурычы булып тора

Кагыйдә буларак, бүлмә ишеген сайлау нечкәлекләрен белмәгән кулланучыларыбыз бары тик тышкы рәвеше һәм бизәлешеннән чыгып кына эш итә. Әмма болай эшләү дөрес түгел. Шулай ук товарны җитештерү технологиясе һәм материаллары сыйфатына да игътибар бирү кирәк. Халык асылда ишекнең берничә төренә: щитовой, эче буш, катнаш материаллардан эшләнгән һәм тулысынча агачтан эшләнгән (массив) ишекләргә өстенлек бирә

2018 елның 18 октябрендә ТР Арча муниципаль районы Иске Чүриле авыл җирлегенең Венета авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина үткәрде

Менделеев районы хәмер базарында закон бозуларны кисәтү буенча мобиль төркемнең төнге рейды барышында шәһәрнең сәүдә павильоннарыннан берсендә 22.00 сәгатьтән соң хәмер продукциясен (сыра) сату факты билгеләнде


19
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмасы әгъзалары өчен семинар-киңәшмә үткәрде

“Җәйнең соңгы көнендә, ай саен әз-әзләп түләп бару шарты белән, тимер ишек сату-алу буенча килешү төзегән идем, әмма аны әлегәчә китереп биргәннәре юк!” – борчылуы тавышына чыккан бер кулланучыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына әнә шулай дип мөрәҗәгать итте

2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Алан” базары сәүдә ноктасы эшмәкәрләре һәм сатучылар өчен өйрәтү характерындагы семинар үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International