ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Югары Ослан районының Югары Ослан авылында “Агроторг”ҖЧҖнең “Пятерочка” кибетендә, Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, республика товар җитештерүчеләренең азык-төлек товарларын дегустацияләү булды

2018 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләргә контрольлек чараларын үткәрү барышында Яңа Чишмә авылында алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады. “Чишмә” кибете сатучысы  9 сәгать 08минутта сыра сатып җибәрде. Үзе әйтүенчә, тыелган сәгатьләрдә хәмер продукциясен сатуы – сәгатьне онытып җибәрүе һәм, гомумән, аңа карап тормавы

Илебездә һәр ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә “Бөтендөнья сыйфат көне” бәйрәме билгеләп үтелә. Агымдагы елда ул 2018 елның 8 ноябренә туры килде. Бөтендөнья сыйфат көне инде 1989 елда ук гамәлгә куелды. Мондый бәйрәм булдыруны, БМО ярдәме белән, зур халыкара оешмалар тәкъдим итте. Бәйрәм тәүге тапкыр 1989 елның 9 ноябрендә билгеләп үтелде


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 8 ноябрендә, Сыйфат бәйрәме уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы фойесында территориаль органның эчке базарны үсерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан төрле җитештерүчеләрнең майлылыгы 2,5% лы катыкларын дегустацияләү үткәрелде

2018 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече А.Хафизова һәм “Роспотребнадзор” ТР (Татарстан) буенча идарәсе Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге белгече Л.Сафина “Кооператор” ҖЧҖнең «24 часа» кибетендә ТР Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча консультация өстәле оештырды

Безнең йортыбыз – ял урыны гына түгел, бәлки әле безнең чагылышыбыз да. Димәк, андагы һәрбер әйбер дөрес сайлап алынган булырга – фикер рәвешебезне, тормыш дәрәҗәсен, мәнфәгатьләр юнәлешен һәм, әлбәттә инде, шәхси зәвыгыбызны чагылдырырга тиеш. Ә мебель – йортыбызның “җаны”ның бер өлеше. Безнең өчен уңайлылык, димәк, кәеф-рухыбыз аның нинди булуына һәм аны ничек урнаштыруга бәйле. Йорттагы уңайлылык, шул исәптән, йортны җылы, кадерле һәм кабатланмас урынга әйләндерердәй индивидуальлелек тә бит әле ул


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәрендә агызып сатыла торган эчемлекләр кибетен тикшерү барышында хәмер продуциясен (сыра, сидр) тиешле документларсыз гына сату фактын билгеләде. Нәтиҗәдә 490 литр күләмендә продукцияне законсыз әйләнештән алырга туры килде. Бу җәһәттән административ тикшерү алып барыла. Тикшерү йомгаклары буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 1 ноябрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы финалы үткәрелде

Аксубайның “Сувар” кафесында муниципаль районы хакимияте башлыгы, җирле үзидарә органнары, контрольлек-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашында район эшмәкәрләре белән “эшлекле мәҗлес” булды. Контрольлек- күзәтчелек эшчәнлеге, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең тикшерүләрне оештыру эше, дәүләт һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, закондагы үзгәрешләр белән танышу һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышу чараның төп темаларына әйләнде

2018 елның 29 октябрендә, Европа сыйфат атнасын бәйрәм итү алдыннан, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенчча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Лениногорск шәһәренең мини-базары хезмәткәрләре өчен күчмә семинар оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International