Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында Бөгелмә шәһәрендә Ш. дигән гражданиннан 0,5 литрдан 5 литрга кадәр сыешлы пластик, пыяла шешәләрдә барлыгы 90 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы сыекча тапкан. Продукциянең акциз маркалары булмаган
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтү максатында кулланучылар өчен консультация өстәлләре үткәрде
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Н.Абдрахманова, Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында, хосусый эшмәкәр А.Н.Сәмигуллинның “Дальний” кибете (азык-төлек товарларын ваклап сату белән шөгыльләнү эшчәнлеге алып барыла) сатучылары өчен өйрәтү характерында чара үткәрде
2018 елның 13 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, районда яшәүчеләр һәм Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәсе белгечләре өчен кулланучылар дәресе үткәрде
2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында узган киңәйтелгән киңәшмәдә “2018 елның 9 ае йомгаклары буенча хәмер базарының торышы турында” дигән доклад белән чыгыш ясады
12 ноябрьдә КФУ Чаллы институты УЛК-6 актлар залында “Кулланучылар хокукларын яклау: законнарны тормышта куллануның аерым проблемалары” дигән темага фәнни-гамәли семинар булып узды
12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе җирле бүлеге белгечләре белән берлектә «Золотая Нива» сәүдә йортында биредә җитештерелә торган икмәк-күмәч әйберләренә күргәзмә-презентация оештыруда катнашты
2018 елның 9 ноябрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрде
9 ноябрьдә кулланучылар хокукларын яклаучы белгечләр Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралардан кайтып кермәде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре һәм “Түбән Кама ш. кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” вәкиле Түбән Кама шәһәренең “Лента” гипермаркетында акция үткәрде
Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында (максаты – кибетләрдә тәкъдим ителә торган продукция сыйфаты һәм иминлеге проблемаларына игътибарны җәлеп итү) “Түбән Кама муниципаль районының «Веста» гаиләгә һәм балаларга территориаль социаль ярдәм үзәге” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре һәм “Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы вәкиле кулланучылар белән очрашу уздырды