ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре җәмәгать туклануы предприятиесендә хәмер продукциясен (сыра) бөкесен ачмыйча гына (кафедан алып чыгып эчү өчен) сату фактын билгеләде. Кафеның М-7 юлының  774нче чакрымында (Яшел Үзән районы) урнашканлыгы мәгълүм булды

2018 елның 17 октябрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Яшел Үзән шәһәрендәге кибетләрнең берсендә лицензиягә ия булмаган килеш кенә хәмер продукциясен сатулары турында хәбәр кергән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре, хәбәрдә РФ КоАП 14.17 статьясындагы 3 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозу билгеләренә күрсәткән мәгълүматлар булуына игътибар итеп, административ хокук бозу турында эш кузгату хакында билгеләмә чыгарды һәм административ тикшерү үткәрүне билгеләде


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Быел җәй көне Чистай шәһәрендә “Белый кремль” сыра кайнату заводы ачылды

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе җирле бүлеге вәкилләре белән берлектә, Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында “Хезмәт ветераннары өчен пансионат” муниципаль автоном учреждениесендә ял итүчеләр белән чара үткәрде. Ял итүчеләргә дәүләт органының һәр вәкиле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләп үтте

Сыйфат атнасында Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында комплекслы чара үткәрде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечлөре Бөтендөнья сыйфат атнасы кызган бер мәлдә “Арзан” сәүдә үзәге эшмәкәрләрен һәм кулланучыларын да игътибардан читтә калдырмыйча, профилактика чарасы: эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Анда башлыча товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру мәсьәләләре каралды


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 14 ноябрендә Алексеевск районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде

Бөтендөнья сыйфат көне – һөнәри бәйрәм генә түгел, бәлки әле кулланучыга сыйфатлы товар яки сыйфатлы күрсәтелгән хезмәт өчен рәхмәт сүзләре җиткерү, ә инде җитештерүчеләргә – бәйрәмнән яңалык яки маркетинг хәйләсе рәвешендә файдалану, шулай ук үзең турында матур һәм нәтиҗәле итеп белдерү: яңа товарлар белән таныштыру, производствога экскурсия оештыру яки ачык ишекләр көне үткәрү, киштәләрдәге иң яхшы товарларны кулланучылар игътибарын җәлеп итәрлек итеп аерып кую, үз продукциясен күбрәк сатуга этәргеч бирү өчен акцияләр уйлап табу мөмкинлеге дә әле ул. Бөтендөнья сыйфат көненең бурычы – кешеләрне сыйфатның мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итү һәм барлык дәрәҗәләрдә аңа омтылыш булдыру

Баулы районы эшмәкәре Р.А.Садыйковның крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелә торган сөт ризыкларын Әлмәт халкы бик яратып куллана. Шуны истә тотып, «Меридиан» кибетләр челтәрендә әлеге хуҗалык продукциясенә әледән-әле дегустацияләр үткәрелеп тора. Дегустация чарасы  бу юлы Сыйфат атнасына багышлап уздырылды

2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны аңлату максатыннан Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты һәм үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирү җәһәтеннән гражданнарны кабул итү үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International