ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү – медицина учреждениеләре тарафыннан сырхауларга үзләренең шәхси акчасына, эш бирүчеләр һәм башка физик затлар акчасына килешүләр нигезендә, шул исәптән ирекле медицина иминиятләштерүе килешүе нигезендә күрсәтелә торган медицина хезмәтләре һәм медицина сервисы хезмәтләре ул

2018 елның 19 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ТР Зеленодол муниципаль районы 5 нче гимназиясендә 8-11 сыйныф укучылары өчен куллану белеме дәресе үткәрде


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 18 сентябрендә Кукмара районы Урта Кумор авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 18 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова Балтач муниципаль районының Иске Салавыч авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең чираттагысын уздырды. Чарада Салавыч авыл җирлеге башлыгы Р.Х. Сибагатуллин да катнашты. Кабул итүдән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Россиянең иң күп милләтле төбәкләреннән берсе булып тора. Бездә барлыгы 173 милләт вәкиле яши. Милләте, дине, гореф-гадәтләренә кармастан, аларның барысы да – россиялеләр, ә россиялеләр барысы бергә – гигант бер гаилә. Россиянең көче халыклар дуслыгына бәйле. Илебездә ватанпәрвәрлек, гражданлык позициясе, толерантлык кебек төшенчәләрнең һәрвакыт игътибар үзәгендә тотылуы тикмәгә генә түгел. Кагыйдә буларак, шәхеснең төп сыйфатлары инде балачактан ук формалаша. Шуңа күрә кешедә нәни чактан ук бертигез хокуклылык хисе, башка милләт вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү кирәк

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында – “Эстремистлыкка – Юк дибез” декадасы кысаларында балалар арасында “Татарстан – безнең гомуми йортыбыз!” дигән темага рәсем бәйгесе уздырылды

2018 елның август-сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы бинасында, ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган чаралар планы нигезендә һәм “Эстремизмга – Юк дибез!” декадасы кысаларында, хезмәткәрләребезнең балалары арасында рәсем бәйгеләре оештырылды

2018 елның 15 сентябрендә Чаллыда бик күпләрне җыйган зур спорт һәм йөгерү бәйрәме: “Татарстан кроссы-2018” республика күләмендәге массакүләм ярышлар узды. Стартка мәктәпкәчә уку йортларыннан һәм гомуми белем бирү мәктәпләреннән 40 меңнән артыграк кеше, вузлар студентлары һәм шәһәрнең хезмәт коллективлары чыкты. Җиңел атлетика буенча ярышлар Яр буе паркы мәйданында үткәрелде

2018 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча лекция-әңгәмә үткәрде

15 сентябрь көнне Әлмәттә республика күләмендәге массакүләм ярышлар кысаларында массакүләм спорт чарасы – “Татарстан кроссы – 2018” булып узды. Спорт чарасына төрле яшьтәге сигез меңнән артыграк йөгерешче җыелды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International