ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 26 сентябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә сыр һәм сыр ризыклары күргәзмәсе-дегустация үткәрелде. Күргәзмәгә әлеге продукциянең бик зур ассортименты – рокфор, стилтон, фета, сулугуни, брынза, рикотта, төрле тәмләткечләр һәм үләннәр кушып җитештерелгән сырлар тәкъдим ителде. Халыкка сыр һәм сыр ризыклары үзенчәлекләрен аңлату чараның төп максатына әйләнде


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 19 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Олы Мишә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату, халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү, гражданнарга куланучылар хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның төп механизмнарын төшендерү чараның төп максатына әйләнде

2018 елның 24 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина белән берлектә Саба муниципаль районында Шәмәрдән авыл җирлеге халкы өчен очрашу үткәрде

Чаллыда яшәүче бер ханым  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә “Фиорита” ҖЧҖгә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте

2018 елның 25 сентябрендә Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырылды. Анда Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы В.В.Сәгыйтов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров катнашты


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Чистай муниципаль районының Кече Талкыш авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан чыгып, авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу оештырды

2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар һәм пенсионерлар өчен чара үткәрде


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү” дәүләт программасын актив төстә тормышка ашыру өчен, кешеләр янында мөмкин кадәр күбрәк булырга тырыша.

Иртәнге 10га кадәр “зәмзәм суы”артыннан кибеткә йөгерүнең мәгънәсе юк.  Ник дигәндә, бөтен Россия күләмендә аны сатуны чикләү сәгатьләре  23:00дән 8:00 сәгатькәчә булса, Татарстанда әлеге чикләү вакыты озаграк –  22:00дән 10:00 сәгатькә кадәр сузыла. Бу хакта кибетләрдә һәм сәүдә объектларында сатып алучылар өчен язмача рәвештә мәгълүмат эленеп тора. Кәгазьдә барысы да бик катгый кебек.  Ә чынында ничек?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына сигез кеше (!), тышкы тимер ишекләр һәм фатир эчендәге агач ишекләр эшләү, урнаштыру буенча килешү шартлары үтәлмәүгә бәйле рәвештә, хосусый эшмәкәр В.В.Поляковның гамәлләренә, дөресрәге, гамәл кылмавына шикаять белән мөрәҗәгать итте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International