Октябрь башы – дулкынландыргыч аерым бер чор ул.
Ел саен районнарда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә.
2018 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәренә эшлекле сәфәр кылды.
Төнге сәгатьләрдә алкогольле продукцияне ваклап сату ягын каеручыларны “аулау” дәвам итә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең рәсми порталындагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына (uslugi.tatarstan.ru) гражданнарыбыз җибәргән хәбәрләр буенча “төнге дозор”да булып кайтты
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Чистайда алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартлары һәм урыннарына карата чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүенә мониторинг ясау барышында сыра сатуда закон бозу очрагына тап булды. «EVA» кафесы бармены бөкесен ачмыйча гына (димәк, сыра кафеда эчү өчен түгел, ә алып чыгып китү өчен сатып алынган, ә бу законга каршы килә) «Охота крепкое» сырасын сатып җибәрде. Бармен үзе аңлатканча, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә бөкесен ачмаган килеш сыраны сатарга ярамавын белмәгән икән
Пыскаклап яуган яңгырлы суык көз, иртәнге яз һәм яңгырлы җылы җәй көннәрен зонттан башка күз алдына китерү кыен. Билгеле бер файдасы өстенә, уңышлы сайлап алынган тәкъдирдә, кешегә күркәмлек, стиль хисе дә өсти әле ул. Зонт җете төстә булганда, болытлы ямьсез көннәрдә үзебезне әллә каян ук “танытып”, кәефне күтәреп җибәрә. Әмма кулчатыр сайлау – җиңел генә эш түгел, аның турында без күпне белмибез чөнки
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы белгечләренең ел саен Өлкәннәр көненә багышлап халык белән очрашулар үткәрүе инде күптән традициягә әйләнде
1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе 45/106 нче резолюциясе нигезендә, җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан чыгып, 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне (International Day of Older Persons) дип санарга карар итте. Баштарак бу дата Европада, бераз соңрак – Америкада гына билгеләп үтелсә, 1990 нчы еллар азагында инде бөтен дөньяда бәйрәм ителә башлады
2018 елның 26 сентябрендә Нурлат муниципаль районы Советы Зур залында Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Л.Н.Мәннапов рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең (МВК) чираттагы утырышы үткәрелде. Чарада ведомствоара комиссия әгъзалары, прокуратура, суд приставлары хезмәте, Нурлат районы үзәк хастаханәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Эфес» сыра кайнату компаниясе вәкилләре, шулай ук үзләренең сәүдә объектлары «Русская валюта» һәм «WISE STYLE COLD» аракылары бәясен киметү буенча адреслы программага кертелгән хуҗалык итүче субъектлар катнашты