ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның апрель ае өчен алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар кабул итү 2018 елның 1-10 маенда автоматлаштырылган рәвештә хәл ителә

2018 елның 7-8 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларга чәчәкләр, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре  1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган чараларда катнашты

2018 елның маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуны билгеләп үтәбез!

Шул уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә Татарстан Республикасы Тукай районында яшәүче ветеран өендә булып, аны Җиңү бәйрәме белән котлады

2018 елның 8 маенда, Җиңү көненә 73 ел тулу алдыннан, Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, аларны  якынлашып килүче Бөек бәйрәм белән котлады


8
май, 2018 ел
сишәмбе

5 май көнне республика күләмендә “Агач утырту көне-2018” акциясе булып узды. Әлеге акциянең максаты тирәбездәге урман байлыкларын ишәйтү генә түгел, бәлки әле аларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятебез  игътибарын урманнарны саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик вәзгыятьне яхшырту да иде


4
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика дегустация комиссиясенең  (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы узды


28
апрель, 2018 ел
шимбә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем тарафыннан иртәнге сәгатьләрдә алкогольле продукцияне ваклап сату урыннарына һәм вакытына карата чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүенә мониторинг уздыру барышында җәмәгать туклануы предприятиесендә урамга алып чыгып китү өчен сыра сату факты билгеләнде

2018 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була. Анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган өч еллык коньякларны дегустацияләү үткәреләчәк


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Республика шәһәрләрендә “Бөтенроссия ярминкәсе”нең чираттагысы гөрли.  Бөтен җирдә бик матур итеп рекламалана ул.

“Шәһәргә ярминкә килә! Рәхәтләнеп калыйк әйдә! Сезне бик күп товарлар һәм күтәренке кәеф көтә! Россиянең төрле почмакларыннан һәм якындагы чит илләрдән фабрикалар, осталар, кәсепчеләр, фермерлар, эшмәкәрләр үзләренең сыйфатлы, үзенчәлекле товарларын тәкъдим итә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International