ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2017 елның октябрь азагында «Алкоголь» операциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгы Лениногорск районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре белән үткәрелгән уртак тикшерүе нәтиҗәсендә Лениногорскида яшәүче бер ир-ат тарафыннан үзенең шәхси машинасыннан «Белая береза» аракысын сату факты билгеләнгән иде


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов Буа шәһәренә барды

Узган атнада Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына алынган хәбәрләрне карап тикшерде

Хәмер продукциясен кайчан сатарга: яңгыр вакытындамы яки аннан соңмы? Бәлки, яңгыр алдыннандыр?... Хәер, аермасы юктыр ла!

“Иртәне сырадан башлап карыйк булмаса. Күңелләр күтәрелеп китмәсме...” – кайбер кибет сатучылары әнә шундыйрак уйларга бирелеп, сәгать 10 тулганны да көтмәстән, хәмер продукциясен  сатып җибәрергә карар иткәндер, мөгаен


20
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Балтач муниципаль районы Балтач шәһәр тибындагы бистәсенә эшлекле сәфәр кылды. Җитәкчебезнең эшлекле сәфәре программасы вакыйгаларга бик бай булды: ул Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы белән очрашты, сәүдә объектларында булды, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышын уздырды, гражданнарны кабул итте


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Кызганычка, куллану базарында закон бозуларның күпчелеге гражданнарыбызның үз хокукларын белмәүләренә һәм аларны яклау ысулларын күз алдына да китерә алмауларына бәйле.  Ә бит бүген теләсә кайсыбыз тупаслык, оятсызлык очракларына тап булырга, саклау вакыты чыккан, сыйфатсыз, килешү шартларына туры килмәгән товарлар сатып алырга мөмкин ләбаса

2018 елның 10 апрелендә Кукмара районының Манзарас авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И. Бәдретдинов катнашында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай  ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде


13
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның 11 апрелендә Питрәч районында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары А.В.Хәбибуллин рәислегендә районда хәмер базарының торышы буенча киңәшмә булып узды


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 12 апрелендә Балык Бистәсе муниципаль районының Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

Азнакай муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад һәм финанс буенча урынбасары Г.Г.Сөләйманова рәислегендә район территориясендә алкогольле продукция һәм тәмәкене законсыз сату очракларын ачыклау һәм моңа юл куймау буенча ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International