ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре яңа елның беренче көннәрендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозучыларны “кармак”ка эләктерде

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә административ хокук бозуның 6 очрагын ачыклап, барлыгы 116,24 литрдан артыграк күләмдә алкогольле продукцияне легаль булмаган әйләнештән алды


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәме көннәрендә дә уяулыкларын җуймады. Ник дигәндә, сатучылар гражданнар ял итеп яткан бер мәлдә, кагыйдә буларак, закон бозарга ярата


29
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 25 декабрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлегеннән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Зеленодол шәһәрендә яшәүче бер ир-атка карата материал алынды. Баксаң, аның гаражында ялган икәнлеге әллә кайдан ук күренеп торган маркалар белән тамгаланган барлыгы  301,2 литр күләмендә 506 шешә суррогат хәмер табылган. Фальсификатның гомуми бәясенең  157190 сум тәшкил иткәнлеге ачыкланган

29.12.2017 2017 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем бирүче 149 нчы лицеенда булып кайтты.

 Лицейның актлар залындагы очрашуга  9-11 сыйныф укучылары җыелды. Уку йортының 9 нчы сыйныфында белем алучы Зәйнуллина Мәдинә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага укучылар арасында үткәрелгән олимпиадада җиңүгә ирешмәде. Шуңа да карамастан, бу тырыш кызга әлеге чарада актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе грамотасы  һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру турында карарга киленде


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында инде менә берничә ел дәвамында кибетләрдә 22дән 10 сәгатькәчә хәмер продукциясен сатуның тыелуы гамәлдә булып килүгә карамастан, намусын җуйган кайбер сатучылар “яшел елан”ны барыбер төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә сату ягын каера

2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Очсызлы товарга кызыгып алданган чакларыбыз аз түгел. Әнә Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым да  13500 сумга  I-phone 6 телефонын күреп, аны чын мәгънәсендә язмыш бүләге итеп кабул иткән.  Ә инде товарга гарантия срогының нибары 15 көн икәне, товарны озату документларының, рус телендә язылган техник документларының булмавы телефонны күреп ах иткән ханымны бөтенләй кызыксындырмаган. Әмма “текә” I-phone 6 ике ай эшләүгә үк “катып калган”: анда Apple логотибыннан гайре берни күреп тә, ишетеп тә, аның аша сөйләшеп тә булмый башлаган. Кулланучы нишләсен, сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган


22
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 21 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты ТР Тәтеш районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән республика олимпиадасы призерларын бүләкләде

2017 елның 12 декабрендәТатарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре сәүдә объектларында алкогольле продукцияны ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрне үтәүгә мониторинг үткәрү барышында Чистай шәһәренең бер барында (Циолковский урамында урнашкан) 22 сәгать 03 минутта савытын ачмаган килеш сыра сату фактын билгеләде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International