Стоматология – медицина ярдәме күрсәтүнең иң киң таралган төре. Әмма күпләребезгә еш кына начар, сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәттән зарланырга туры килгәли. Медицина хезмәтләрен күрсәткәндә иң киң таралган бозулар: хезмәт күрсәтүне башкаручы һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында дөрес мәгълүмат бирмәү, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүгә килешү төзегәндә кулланучылар хокукларын бозу, килешүгә кулланучылар хокукларын кыскан шартлар кертү, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү
Актаныш районында кулланучылар һәм эшмәкәрләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләренең белемнәрен чарлады. Бу эштә Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмгә килеп, аларга тулы бер чаралар комплексы уздырды. Әлеге чараларның төп максаты – районда яшәүчеләргә, хокукый яктан аң-белемнәрен үстереп, законнарның нечкәлекләренә төшенергә өйрәтү
Әлмәт территориаль органына Ш. дигән бер пенсионер мөрәҗәгать итеп, үзенең моң-зарын сөйләп бирде. Баксаң, ханымның 5 000 сумга сатып алынган теплообменнигы өч тиенгә яраксыз булып чыккан икән. Гәрчә җиһаз шактый ук зур кибеттән сатып алынса да, паспорты, инструкциясе сатып алучыга биреп җибәрелмәгән, шулай ук товарның гарантиясе дә юк икән. Ягъни “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының 10 статьясы (анда җитештерүченең (эш башкаручы, сатучы) кулланучыга, үзенә тиешлесен сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны үз вакытында тапшырырга бурычлы булуы күздә тотылган) санга сугылмаган дигән сүз
Яңа ел һәм Раштуа алдыннан үткәрелә торган төрле “распродажа”лар арзанрак бәядән бүләкләр һәм бәйрәмгә кием-салым сатып алу мөмкинлеге бирә. Әйе, сатучы товарын тизрәк сатып җибәрү өчен төрле ысуллар куллана. Болар – товарны акция буенча, ташлама белән сату яки “распродажа” оештыру. Асылда акция һәм “распродажа”лар – яңа товар кайтару алдыннан сезонлы товарлардан котылу ул. Кибетләр, киштәләрдә тузан җыеп яткырмас өчен, үзләренең сыйфатлы, браксыз товарлары бәясен төшерә
2017 елның декабре өчен алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар кабул итү 2018 елның 1-15 гыйнварына кадәр автоматлаштырылган рәвештә хәл ителә
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең “Меценат” базарында “Базарда дежур тору” чарасының чираттагысын үткәрде. Ел бик җанлы башланып киткәнлектән, эшмәкәрләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләре өчен әһәмиятле мәсьәләләр буенча актив төстә фикер алышты. Күпләрне, сыйфатсыз товар сатканда кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү өчен ничә көн таләп ителә; сатып алынган товарының сыйфаты буенча кулланучы күпме вакыт эчендә мөрәҗәгать итә ала; гарантия срогы булмаган очракта экспертизаны кем уздырырга тиеш; ялтыравык фурнитурага керәме, кебек сораулар кызыксындырды
2018 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесенең Теләче районындагы филиалындагы консультация пунктында гражданнарны кабул итү үткәрде
2018 елның 12 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Күп функцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең Әтнә районындагы филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирде
2018 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм кооридинацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Әтнә муниципаль районының Кышлау авылында гражданнарны күчмә кабул итү чарасын үткәрде. Анда Кышлау авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Шакирова катнашты
Менделеев шәһәрендә яшәүче бер ханым, инде җәен үк Чаллы шәһәре автосалоннарыннан берсендә сыйфатсыз автомобиль сатып алырга туры килгәч, әнә шундый таләп куймакчы булган