Безнең һәркайсыбыз теге яки бу товарны (эш башкару, хезмәт күрсәтү) кулланучы булып тора. Һәркайсыбызның диярлек үз тормышында бер генә тапкыр булса да эшчәнлеге закон бозуга китергән намассыз сатучыны очратканы да бар.
Тукай районында яшәүче бер ханым күңелсез хәлдә калган. “Ял көннәрендә сабыем белән Чаллы шәһәренең иң зур супермаркетларыннан берсендә булган идем. Яңа ел бәйрәменә бизәлгән җем-җем итеп торучы киштәләрдән мөкиббән китепме, йә Хода, баламны күздән җуйдым. Берникадәр вакыттан соң кибет хезмәткәре аны якалап диярлек яныма китереп куйды да, янәсе, бәгырь кисәгем бозган товар өчен түләүне таләп итте. Бу мәхшәрдән миңа ничек чыгарга?” – дип сорады ул
29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “2014 -2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасының чаралар планын үтәү кысаларында унбиш колбаса үрнәгенә куллану дегустациясе булып узды. Куллану дегустациясе республикабызның ваклап сату челтәрләрендә сатыла торган колбаса ризыкларының сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын бәяләү, иң сыйфатлыларын ачыклау һәм дегустация нәтиҗәләрен кулланучыларга түкми-чәчми җиткерү максатыннан чыгып үткәрелде
2017 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла
2017 елның 6 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында хосусый эшмәкәр Р.М.Халиковның базарында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде
6-7 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында “Рәхим-шәфкатьле Казан” (“Добрая Казань. Благотворительность: опыт регионов”) дигән икенче ачык форум үткәрелә. Оештыручылар алдан ук вәгъдә иткәнчә, илнең төрле почмакларыннан килгән хәйриячеләр бер мәйданчыкка җыелды
2017 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәре Совет районында инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән мәгълүмати характердагы очрашу үткәрде
2017 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Халыкара инвалидлар көнен үткәрүгә бәйле рәвештә, Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән очрашу уздырды
Инвалидлар декадасы дәвам итә. Шул ук вакытта әлеге декада кысаларында Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дә тырыш хезмәтен дәвам иттерә. “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” 26 декабрь, 2008 ел, № 294-ФЗ Федераль законның ( 27.11.2017нче елгы закон редакциясендә) 8.2 статьясы нигезендә, юридик затларның, хосусый эшмәкәрләрнең мәҗбүри таләпләрне бозуын кисәтү, мәҗбүри таләпләрне бозуга китерүче сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны юкка чыгару максатыннан чыгып, муниципаль контрольлек органнары, ел саен расланыла торган хокук бозуларны кисәтү программалары нигезендә, мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү чараларын хәл итеп килә
Башкалабыз китапханәләренә йөрүчеләр белән очрашулар уздыру инде күптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының матур бер традициясенә әйләнде. Инвалидлар декадасы кысаларында шундый чараның чираттагысы үткәрелде: Казан шәһәренең 27 нче китапханәсе (Баруди ур., 25А й.) хезмәткәрләре һәм китап укучылар белән очрашу оештырылды