3 декабрьдә БМО Генераль ассамблеясе дәүләтләрне алга таба да инвалидларны җәмгыять тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрергә чакырды. Әйе, инвалидларыбыз еш кына җәмгыятьнең тулы канлы тормышыннан читтә калып килә. Моның өчен аларга төрле физик һәм социаль киртәләр комачаулый. Шул ук вакытта җәмгыятькә дә зыян килә, чөнки инвалидларның мөмкинлекләреннән файдаланмау кешелекнең рухын киметә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Безнең гәҗит Россия» газетасы оештырган «Заман кулланучысы!» дигән тема буенча конкурс башланды
1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы башланып китте. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары онытылмасын өчен бөтен дөнья күләмендә махсус чаралар уздырыла. Әмма төп максат – бу кешеләргә карата кызгану хисләре уяту түгел, ә, киресенчә – инвалидларны җәмгыятьнең барлык әгъзалары белән бертигез дәрәҗәдә күрүне һәм аларны хаклы төстә “батыр кешеләр” дип санарга мөмкин булуны искә төшерү
2006 елның 13 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе инвалидлар хокуклары турында конвенция кабул итте. Аның максаты: җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларын хәл кылуга җәлеп итү
2017 елның 30 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы “Дан орденнарының тулы кавалеры В.Р.Платонов исемендәге Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә һәм “Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча үткәрелгән республика олимпиадасында катнашучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләде
Күпләребез теге яки бу проблемалар яки бурычларны алдан әзерләнмичә генә, ничек туры килсә – шулайрак хәл кылуга күнеккән. Ә менә кайберәүләребез, алдан гамәлләр планын төзеп куйган очракта гына уңышка ирешеп була, дигән ныклы фикердә тора
30 ноябрь көнне 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучылар арасында үткәрелгән республика олимпиадасында катнашучылар һәм призерларны, шулай ук җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларны бүләкләү булып узды. Чөнки мондый җиңүләр – укытучы белән укучының уртак хезмәте нәтиҗәсе
2017 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды. Анда көн тәртибенә кертелгән бердәнбер мәсьәлә – республикабызның сәүдә объектларында сатыла торган «Татспиртпром» АҖ филиаллары җитештергән хәмер продукциясен ачык дегустацияләү булды
29 ноябрьдә Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиадада катнашучылар һәм призерларны бүләкләде. Олимпиада призерларына тантаналы шартларда дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә аларның укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды