ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы  Журналистлар берлеге кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсын (алга таба – Конкурс) оештырды


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 1 сентябреннән 14 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын үтәү кысаларында гомуми белем бирү мәктәпләренең  8-11 сыйныфлары укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасын үткәрде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча районы Утар-Аты авылында “Фәнис” ҖЧҖнең сәүдә объектында сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә өйрәтү характерындагы семинар үткәрде

2017 елның 29 ноябрендә “Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесенең Теләче районы филиалы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина филиал җитәкчесе Г.И.Вильданова катнашында күчмә чара үткәрде

Әлмәттә алкогольле һәм спиртлы продукцияне тиешсез вакытта сатучы сәүдә нокталарын ачыклау буенча рейд булып узды. Анда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының сәүдә һәм куллану хезмәтләре бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре катнашты

Халыкара инвалидлар көне 2017 елда 3 декабрь көнне билгеләп үтелә. Шуны истә тотып, 2017 елның 28 ноябрендә – Халыкара инвалидлар көне алдыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты, ТР Пенсия фондының Апас районындагы идарәсе белгече район үзәк китапханәсе методисты катнашында өлкән яшьтәге кешеләр – инвалидлар, хезмәт ветераннары белән очрашу үткәрде

Үз хокукларыңны белү килеп туган хәлдән чыгу юлын табарга, дөрес гамәлләр кылырга һәм шуның нәтиҗәсендә бәхетле мизгелләр кичерергә ярдәм итә. Әйтик, автомобиль сатып алганда


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Яңа елга да күп калмады, җәмәгать! Димәк, бәйрәм күркен – чыршы сайларга вакыт җиткән, дигән сүз. Әйе, бу бәйрәмне яңа ел чыршысыннан башка гына күз алдына да китереп булмый. Чөнки нәкъ менә урман “гүзәле” аңа тылсымлы рух өсти

Россиядә коррупция – яңа гына килеп чыккан күренеш түгел. Ә бу зурлар темасына балалар, мәктәп укучылары һәм бүгенге яшьләр күзлегеннән карау – һәрвакыт бик кызык. Шуны истә тотып, Казан территориаль органында (Казан ш., Һ.Такташ ур., 94 й.) ел саен “Коррупциягә ЮК дибез!” дигән темага балаларның рәсем күргәзмәсе үткәрелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International