2017 елның 25 ноябрендә, конкурс йомгаклары буенча, иң яхшы 12 дәүләт хезмәткәре Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кулыннан конкурс лауреаты дипломнары алу бәхетенә иреште
2004 елдан башлап, 9 декабрьдә ел саен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бүген коррупция темасы – кайчандагыга караганда да әһәмиятлерәк. Тормыш үзе үк балаларны проблеманың әшәкелеген тоемларга мәҗбүр итә, җәмгыятьтә теләсә кайсы гражданинның бу әшәкелеккә тартып кертелә алуын күрсәтә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен үткәрү кысаларында чаралар үткәрде
2017 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелә. Анда республика сәүдә объектларында сатыла торган «Татспиртпром» АҖ филиалларының хәмер продукциясе дегустацияләнәчәк
Гадәттәгечә, 15 ноябрьдән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, хезмәткәрләребез балаларының рәсемнәреннән торган “Коррупциягә ЮК дибез” дигән мәгълүмати-иллюстрация күргәзмәсе эшли башлады
Ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Коррупция – барлык җәмгыятьләрдә социаль-икътисадый үсешне какшата торган җитди җинаять ул. Әлеге Халыкара көнне гамәлгә куюның максаты, Генераль ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, коррупция проблемасын һәм коррупцияне кисәтүдә, аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен тирәнрәк аңлауны барлыкка китерү
24 ноябрь көнне Республика клиник хастаханәсе территориясендә, төп бинасы каршындагы мәйданчыкта, “Сәламәт” туклану – озын гомергә юл” дигән “сәламәт” туклану фестивале булып узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник хастаханәсе, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, Медицина профилактикасы үзәге ярдәмендә оештырылды
2017 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы куллану базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Сөембикә” редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде
2017 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Г.Ф.Шакирова “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Арча, Биектау районнарындагы җирле бүлеге хезмәткәре белән берлектә Күп функцияле үзәкнең Балтач районындагы филиалында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законын аңлату йөзеннән чара үткәрде. Халыкны хокукый яктан акны карадан аерырга өйрәтү төп максатка әйләнде
24 ноябрьдә Алабуга башкарма комитетында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илгиз Салихов, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы һәм ТР да кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте оешмасы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Алабуга һәм Әгерҗе районнарындагы җирле бүлеге, салым, суд приставлары хезмәтләре, Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше, муниципаль контрольлек бүлекләре, район үзәк хастаханәсенең наркология бүлеге, «Татспиртпром» ААҖ хезмәткәрләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары җитәкчеләре катнашында “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү, 2018 елга максатлар һәм бурычлар” дигән темага Ведомствоара комиссия утырышы булып узды