ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 26 сентябрендә Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үткәрелде. Чара ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов катнашында узды


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре әгъзалары, Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган чаралар планын үтәү кысаларында,  республикабыз башкаласы һәм Зеленодол шәһәре музейларында булып кайтты

2017 елның 25 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрде


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген интернет җәмгыятебез тормышында мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүнең аерым бер төренә генә түгел, ә бәлки үзенчәлекле матди кыйммәтләр чыганагына да әйләнде. Әйтик, интернет-кибетләр – нәкъ менә шундый матди кыйммәт чыганагы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында сентябрь ахырына кадәр барачак “Экстремистлыкка – Юк дибез!” айлыгы кысаларында хезмәткәрләребезнең балалары арасында “Бөтен дөньяда тынычлык булсын!” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән системалы төстә семинар-очрашулар үткәреп килә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Халыкара өлкәннәр көненә һәм Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган кайбер чаралар үткәрә


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ТР Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре 3нче урта мәктәбендә укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан сыйныфтан тыш дәрес үткәрде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениесендә үзәктә ял итүче һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка хокукый мәгълүматлар ирештерү чараның төп максатына әйләнде

1 октябрьдә бөтен дөнья күләмендә “Халыкара өлкәннәр көне” уздырыла. Ел саен билгеләп үтелә торган бу бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе тәкъдиме белән гамәлгә куелды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International