ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ТР Балтач муниципаль районының Сосна гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Дәрес чаралар планы нигезендә уздырылды. Аның барышында 7-9 сыйныф укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау нигезләре” курсын тыңлады

Кулланучы хокукларын бозу – сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә гадәти гражданнарның кәефен кырган иң киң таралган проблемаларның берсе

2017 елның 11-15 сентябрендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә балаларны акны-карадан аерырга өйрәтү максатыннан, Ютазы районы мәгариф учреждениеләрендә 9-11 сыйныф укучылары өчен класс сәгатьләре үткәрелде


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 21 сентябрендә Наласа авылында (Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлеге) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды

2017 елның 20 сентябрендә Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәсендә видео-кабул итү булды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов үткәрде

2017 елның 12,14,15,19 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Л.М.Сатдинова Лаеш районы мәктәпләрендә: Державино, Имәнкискә, Комлы Кавал авыллары, Лаеш шәһәренең 2нче урта мәктәбе, Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясендә ата-аналар җыелышларында катнашты


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Моңарчы законны санга сукмыйча гына сыра һәм зуррак градуслы башка хәмер эчемлекләре сатучылар штраф-фәләннән әлләни курыкмады. Чыннан да, хосусый эшмәкәрләрнең күбесе өчен 4 мең сум – әлләни зур акча түгел. Хәмерне зур күләмдә сатучылар барыннан да элегрәк  продукциясен тартып алу һәм конфискацияләүдән күбрәк шүрләде

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре 2017 елның 11-13 сентябрендә – өч көн дәвамында үз районында “Тоннель” операциясен үткәрде. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре дә катнашты

2017 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегеннән хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды

19 сентябрьдә Баулы муниципаль районының М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында башкарма комитет җитәкчесе И.Гузаиров рәислегендә хәмер базарында катнашучылар өчен киңәшмә булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International